Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Универсиаданың билбау көрәше чемпионнары Казан сабантуенда җиңү өчен көрәшәчәкләр

13 июль көнне Казанда узачак милли бәйрәм Сабантуйда Универсиаданың билбау көрәше чемпионнары көч сынашачак.

Моны Бөтенроссия федерациясе милли көрәшнең башкарма директоры Рафил Әхмәтханов ИТАР - ТАСС пресса үзәгендә узган пресс- конференциядә хәбәр итте.
Ул шулай ук Бөтендөнья җәйге универсиада 2013 тә россия командасы билбау көрәшендә бик шәп чыгыш ясавын да искә төшереп үтте. Россия спортсменнары көрәшнең бу төрендә барлык алтын медальләрне алды.
Җиде чемпионның бишесе - Нәфис Миннебаев, Илдар Гиниятуллин, Илнар Галлиев, Илнур Мортазин һәм Ренат Әхмәтшин - Татарстан егетләре.
Билбау көрәше җәйге универсиада программасына беренче тапкыр кертелгән. Билбау көрәшенең халыкара берләшмәсе һәм Бөтенроссия федерациясе бар. Татарлар өчен көрәш ул милли спорт төре һәм халык бәйрәме Сабантуйның иң төп бәйгесе, дип хәбәр итә "Идел" яшьләр үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250

2
X