Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Унитазда бала табылган

Бер хатын 7 айлык баласын унитазда тудырган.

Вакытында килеп җиткән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре баланы коткарган һәм бала тудыру йортына алып киткән. Табиблар сүзенә караганда, фатирга килеп кергәч тә алар баланы унитазда табып алган. Беренчел диагноз буенча малайда хроник рәвештәге никотин бәйлелеге барлыгы ачыкланган һәм шуңа баланың үсеше дә тоткарлана. Ул бик тынгысыз, һәрвакыт елый дип белдерә табиблар.

Бала тудырган ананың күршеләре аның турында начар фикердә. Түбән Камада яшәүче хатын беркайда да эшләми, хатын-кызлар консультациясендә исәптә тормаган, табибларга күренмәгән. Беренче баласы - кызын да үзе түгел, Бөгелмәдәге әбисе тәрбияли икән.

Ана кеше бала тудыру йортына, малае янына берничә тапкыр килеп киткән. Соңрак ул аны өенә алып китәргә исәпли. Әмма аның теләге барып чыкмаска да мөмкин - бу вакыйга белән полиция дә кызынсынган. Аны ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса