Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Улына булышам дип акчасыннан колак каккан

67 яшьлек пенсионерга иртән "борчылган" тавышлы ир-ат шалтырата һәм үзен улы дип таныштыра.

Ул үзенең юл һәлакәтенә гаепле икәнен әйтә, җаваплылыктан котылу өчен полиция хезмәткәрләренә акча бирүен үтенә. Борчылган ана башта улына шалтыратып карый, тик тегесе җавап бирмәгәч акча бирергә ризалаша. Билгеләнгән сәгатькә аның янына курьер кыз килеп, 25 мең сум акчасын алып китә. Соңрак улы белән хәбәргә кергәч, хатын-кыз үзенең алданганлыгын аңлый һәм полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Бу хәл Яр Чаллыда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса