Улы үзенең әтисен яндырып үтергән
Ир кеше өйләренә ут төртә. Янгында төтенгә агуланып әти кеше үлә.
Бу хәл Түбән Камада була. Әтисе белән талашкач, улы агач белән тышланган тамбурга ут төртә. Ут өй ишеген камап ала. Бу вакытта өйдә булган ир төтен исенә үлә. Психиатрия-суд экспертизасы күрсәткәнчә, ир кеше үзенең гамәлләренә җавап бирә алмый, ул авыру. Аны дәвалауга җибәрергә кирәк дигән карарга килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа