Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Укытучылар, табиблар һәм иҗат кешеләренә пенсия ташламасы сакланачакмы?

Премьер-министр Дмитрий Медведев 18 февральдә үткәргән киңәшмәдә Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгының яңа тәкъдимнәре тикшерелгән.

Моңа кадәр әлеге ведомство иминият взносы тарифларын арттыруны күтәреп чыккан иде. Бу юлы очрашуда кабат елына тулаем керемнәре 1 млн сумнан арткан эшләүче пенсионерларга пенсияләрен түләүне туктату темасына кагылганнар.

Срогыннан алда пенсиягә чыгучылар турында да сүз булган. Педагогик, медицина һәм иҗат хезмәткәрләре күп еллар эшләгән өчен срогыннан алда пенсия алу хокукыннан мәхрүм калырга мөмкиннәр: бу хезмәткәрләрнең пенсиягә чыгу срогын ел саен алты айга арттырып бару тәкъдим ителә.

Бу хакта «Учительская газета» хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса