Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Укучының сумка авырлыгы күпме булырга тиеш?

Дәүләт Думасы депутаты дәреслекләрнең ике комплектын булдырырга тәкъдим итә: өйнеке һәм мәктәптәгесе.

Бу мәктәп укучыларын авыр сумка күтәреп йөрүдән арындырыр һәм умыртка баганаларына килгән йөкләнешне киметер иде, ди парламентарий. Ул шулай ук Роспотребнадзорның таләбен дә искә төшерә. Аның буенча беренче сыйныф укучысының сумкасы 1,5 килодан, өлкән сыйныфларда белем алучыларныкы 4 килодан артмаска тиеш.

Өстәвенә экспертлар 70 процент мәктәп укучыларында гәүдә төзлеге бозылуын, ә 10 процентында сколиоз булуын әйтәләр. Депутатлар әлеге дәлилләргә колак салырмы - анысын вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса