Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Уку елы башын күчерү проекты хуплау тапмаячак

ЛДПР фракциясе депутатлары Дәүләт Думасына муниципалитетларга уку елы башлануны 1 сентябрьдән 1 октябрьгә күчерүне рөхсәт иткән канун проекты керткән.

Россия Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитете рәисенең беренче урынбасары Геннадий Онищенко белдерүенчә, уку елы башлануны бер айга күчерү фикерен хуплаучылар булмаячак, чөнки ул мәгариф өлкәсендә, шулай ук югары белем алуда да күпләгән узгәрешләр китереп чыгарачак. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.

Элегрәк ЛДПР фракциясе депутатлары Дәүләт Думасына муниципалитетларга уку елы башлануны 1 сентябрьдән 1 октябрьгә күчерүне рөхсәт иткән канун проекты керткәннәр.

"Бу тема яңа түгел, аның буенча күп тапкыр сөйләшенде. Әмма төгәл мәктәп эшчәнлегендә генә түгел, ә барлык югары белем бирү системасында: имтиханнар бирү, югары уку йортларына документлар тапшыру һәм башкаларда үзгәрешләр китереп чыгару сәбәпле бердәм хуплау тапмады", - диде Онищенко.

Депутат сүзләренчә, уку елы башлану климат үзенчәлекләре белән дә бәйле, "әгәр бер айга уку елы башын күчерсәк, димәк аны бер айга озынайтасы булачак, ягъни безнең өчен бик әһәмиятле булган җәйге айларны югалтачакбыз".

Шул ук вакытта депутат белдерүенчә, Россия өлкәләренең үзенчәлеге сәбәпле уку елы башын күчерү практикасы төрле хәлләргә, мәсәлән медицинага бәйле рәвештә гамәлгә кергән.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса