Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Уфада трамвай юлында ерткычларча кыйналган якташыбызны алып кайттылар

31 яшьлек Анна Барминаны узган елның сентябрь аенда Башкортсатнның башкаласында бик каты кыйныйлар. Бу хакта шушы көннәрдә кызга ярдәм итү өчен махсус ачылган төркемдә хәбәр ителде.

Хәзерге көндә ул Казанда, РКБның реанимация бүлегендә ята.

Мәскәүгә яки Питерга алып барырга курыктык. Башта аның тән авыруларын дәваларга кирәк дигән карарга киленде, - дип хәбәр итә туганнары. - Җыелган акчалар якынча бер айлык реабилитациягә җитә, әмма бу вакыт аралыгында клиникада да хастаханәдә күрсәтелгән дәвалауны гына бирерләр иде инде, баш миенә кагылышлы чаралар күрмәсләр иде. Шуңа да Казанга алып килергә булдык.Әнисе, туганнары якында булу Аняга көч тә бирер. Еракка көн дә чыгып китеп йөреп булмый бит.

Кызга 29 сентябрь көнне кичке чорда Уфаның Зорге урамында һөҗүм итәләр. Ул үзенең эш урыныннан - косметик компания офисыннан өенә кайтып барган була. Җинаятьче аны ерткычларча кыйный, барлык кыйммәтле әйберләрен ала. Аннары ул Аняның өстеннән трамвай узар дигән өмет белән кызны юлга салып кача. Бәхеткә, кыз исән кала. Тикшерү барышында бу явызлыкны кылучы тоткарлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса