Әлмәт таңнары

Тырышлыкның нәтиҗәсе күз алдында

Һәр торак пунктның үз тарихы, үз гореф-гадәтләре, үз кыйбласы. Елховой авылы якшәмбе базары белән дан тоткан. Авыл халкының хезмәт сөючәнлеге бүген дә кимемәгән. Авыл җирлекләре белән уздырылган киңәшмәләрдә елховойлылар адресына җиткерелгән мактау сүзләре - моңа мисал.

"Авыл ул дәүләт нигезе, әгәр шәхси хуҗалыклар нык булса, дәүләтебез дә нык, көчле була", - дип фикер йөртә Елховой җирлегенең ару-талу белмәс башлыгы Дания Хәйрисламова. Бүләкләр "сандыгы"нда "АПК үсеше" өстенлекле милли проектын һәм "Әлмәт муниципаль районында шәхси хуҗалыклар үсеше" максатчан программасын тормышка ашыруда актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты да бар. Монысы инде авыл Советының шәхси хуҗалыклар арасында аңлату эшләрен яхшы алып баруы хакында сөйли. Узган ел 19 хуҗалык 2 567 000 сумлык ташламалы кредит алган. Авыл халкы бу акчаларын йөк машинасы, җир сөрү тракторы, терлек, каз-тавык алуга тоткан. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле, ягъни 2007 елдан алып 117 шәхси хуҗалык 13 252 000 сум кредит алган. "Үзләреннән арткан сөтләрен сатучыларга һәр литр сөт өчен район бюджетыннан 5 сум күләмендә субсидия түләнде. 2011 елда 136 мең литр сөт җыеп тапшырылды һәм 680 мең сум күләмендә субсидия алып кайтып таратылды", - диде Дания Рәҗәповна. Ул кайбер хуҗалыкларны аерым атап үтте. Мәсәлән, Ф.Шәрифуллин 8470 литр сөт тапшырган һәм гаилә керемен 42350 сум субсидия белән тулыландырган. Күп сөт тапшыручылар байтак авылда. Бу Елховойда терлек асраучыларның күплеге турында сөйли. Авылда быелның 1 гыйнварына 424 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 100 савым сыерга федераль бюджеттан субсидия бирелгән. Үз-үзеңне шөгыль белән тәэмин итү программасыннан 2011 елда бер хуҗалык файдаланган.
Авыл җирлеге башлыгы проблемалары белән дә уртаклашты. Мәсәлән, кешеләрнең суга түләү буенча сораулары күп икән. Чүп җыюда да аңлашыл-маучанлыклар булып алган. Бүгенгә авылдагы 352 хуҗалыкның 43 енең милке хосусыйлаштырылмаган, 17 сендә гомумән кеше яшәми. Бу эшне дә җайга салырга кирәк булачак авыл Советына.
Елховой авыл җирлегендә 352 йорт санала, аларда 916 кеше яши. Үткән ел 11 бала туган. Биредә дә үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк теркәлгән - 18 кеше. Шулай да беренче сыйныфка баручыларның артуы күзәтелә. Быел 13 бала мәктәпкә китсә, киләсе елда 16, 2015 елда 19 бала укырга барачак. Тулаем алганда, Елховой яшьләре сынатмый, төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алып тора. Сүз уңаенда узган ел район яшьләренең 42 нче спартакиадасының Елховой җирлегендә үтүен искәртәсе килә. Шатлыклы вакыйгалар да көтә авылны - 2012 елда китапханәгә ремонт ясалачак. Ә 2014 елда ТР Президенты программасы буенча клуб салыначак.
- Үткән ел уңыш мулдан булды. Фермерлар халыкка 2 шәр центнер икмәк һәм берьеллык үлән, печән бирде. Егетләргә бик зур рәхмәт, - ди Дания Рәҗәповна. Проблемаларны чишүдә ярдәм кулы сузучы авылдашлар байтак икән. Кайсы акчалата, кайсы материаллар белән булышлык иткән. Депутатлары П.Г.Буралов та гозерләрне үтәп тора. Авыл җирлегенең быелга да планнары зурдан. Чаралар планында 24 пункт язылган. Бергәләшеп тотынганда алары да уңай чишелер, иншалла. Чөнки Елховойда бердәм халык яши.

И.Апачаева.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров