Әлмәт таңнары

Тыныч картлык теләсәң...

Бәйрәм бүләге Икенче сыйныф укучылары белән бәйрәмнәр турында сөйләшәбез. Тиздән - 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне.

Бабайлар Бөек Ватан сугышы фронтларында кан койган, әтиләр армиядә хезмәт иткән. Димәк, бу көн - бабайлар һәм әтиләр бәйрәме, дип нәтиҗә ясыйбыз. Ә бәйрәмдә бүләк бирешү гадәткә кергән.
- Балалар, әтиләрегезгә нәрсә бүләк итәрсез икән? - дип сорыйм.
Сыйныф бүлмәсендә тынлык.
Шунда нәни генә малай ярып салмасынмы:
- Аракы!
Тәннәр чымырдап китте.
- Акыллым, әллә әтиең аракы яратамы?
Малай ярамаган эш өстендә тотылгандай кып-кызыл булды, башын түбән иде һәм әтисен акларга теләгәндәй, әйтеп куйды:
- Минем дә аракы эчкәнем бар, әче түгел лә ул...
Кайчан? Ничек? Үзеннән-үзе әңгәмә ялганып китте.
Малай Яңа ел кичәсендә үзләренә кунаклар килүе, төн уртасы җиткәч, аларның урамга йөреп керергә чыгып китүләре турында сөйләде. Өстәл тулы сый-нигъмәт, исерткечләр. Өйдә үзләре генә калгач, малайларның, әлбәттә, өлкәннәргә охшыйсы, алардан калган эчемлекләрне кабып карыйсы килә.
- Сез, мөгаен, компот, я лимонад эчкәнсездер, аракы сәламәтлеккә бик зыянлы, ачы әйбер бит ул, - дип төп- ченәм.
- Абыем (анысы 7 нче сыйныфта укый) рюмкаларга ипи сыныгы салды, шуңа күрә аның әчесе сизелмәде, - ди малай.
«Юалар»...
Шулай бервакыт өченче сыйныф укучылары белән урманга экскурсиягә киттек. Табигать кочагында дәрес уздырып, уйнап-көлеп арыганнан соң, тамак ялгап алырга утырдык. Укучыларым сумкаларыннан берәм-берәм аллы-гөлле этикеткалы шешәләр чыгарып тезделәр. Балаларына чәй, компот салыр өчен ата-аналар аракы шешәсеннән дә кулайрак савыт тапмаганнар, ахрысы.
Иң гыйбрәтлесе өйгә кайтып барганда булды. Тау итәгендә челтер-челтер агып яткан чишмәгә юлыктык. Малайлар берәм-берәм шешәләренә су тутыра башладылар.
- Мин спирт тутырдым, - диде шунда берсе.
- Ә минеке шампан шәрабе, әнә ничек күбекләнде!
- Минекен күр әле, минекен! Сәмәй бу, сәмәй!
Мин телсез калдым. Яңа гына табигать гүзәллеге турында сөйләштек. Сандугач сайрауларын, агач яфраклары лепердәшкән авазларны тыңладык. Саф сулы чишмәләрне саклап калу турында гәп куерттык. Нигә соң лалә чәчәге кебек саф күңелле балаларның телләрендә ачы күз яшедәй "аракы" сүзе? Димәк, эчүчелек шулкадәр киң таралган ки, балалар исерткечне су кебек гадәти бер эчемлек итеп кенә кабул итәләр.
Ә менә бер көнне шулай икенче сыйныфта укучы кыз яныма килде дә:
- Ә миңа яңа пальто сатып алдылар, итекләрем дә яңа, - диде. Шунда янәшәдә басып торган иптәш кызы елмаеп:
- Юарга кирәк, - диде.
Әлбәттә, ул бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп тә җитмидер. Әмма уеннан уймак чыга дигән мәкальне истән чыгармыйк.
Күкләр белән шаяру ярамый
Моннан берничә еллар элек миңа Мисырга сәяхәт итәргә туры килде. Са- молетта очабыз. Шулвакыт ике яктан арба тәгәрәтеп ике стюардесса килеп чыкты һәм пассажирларга ром, коньяк, виски, аракы кебек исерткечләр тәкъдим иттеләр. "Без барасы илдә "коры закон", - дип кисәтергә дә онытмадылар. Әй кинәнде Россия туристлары "шайтан суына": сумка-сумка сатып алдылар. Ул да түгел, куәтле мотор тавышын иләмсез кычкырып сөйләшкән, көлешкән, сүгенгән авазлар күмеп китте. Юл буе типтереп бардылар. Юл буе Коръән китабыннан башымны күтәрмәдем: "И Ходаем, бу мәхшәргә самолет шартламаса ярар иде!" Ураза ае иде. Кая ул барасы илнең кануннарын хөрмәт итү! Ял иткәндә дә отель ишегалдында алпан-тилпән йөргән Россия туристларын очратырга туры килде.
Һиндстаннан кайтканда да самолет сәгатькә якын һавага күтәрелә алмый торды. Сәбәбе: әлеге дә баягы бер сәрхүш һава аланына кереп утыргач, аңын югалтып идәнгә ауды. Сәяхәт тәмамланып, Туган илгә кайту сөенечен төне буе "юганнар", шунда "ләх" булган бичара. Һиндстан табибларын чакыртырга туры килде.
Ярый әле узган ел самолетта спиртлы эчемлекләр куллануны тыя торган канун кабул иттеләр. Әйе, күкләр белән шаярырга ярамый!
Сәяхәттән кайткач, укучыларыма фиргавеннәр атавы, серле пирамидалар, Мисырның гүзәл табигате, җылы Кызыл диңгезе, тылсымлы Нил елгасы, илдәге гореф-гадәтләр турында сөйләдем.
- Кибетләрдә спиртлы эчемлекләрне күрмәссең, - дип өстәдем.
- Хәтта сыра да сатмыйлармы? - дип кызыксындылар алар.
- Юк, сатмыйлар, шәригать кануннары белән тыелган.
- Ә бәйрәмнәрне аракысыз ничек үткәрәләр соң алар? - дип төпченделәр чиксез гаҗәпләнгән шаян, шук малайларым.
Монысы инде минем өчен ачыш булды: "яшел елан" янәшәбезгә менә нинди дәрәҗәдә үтеп кергән икән, ләбаса! Хәтта балаларыбыз да исерткечтән башка бәйрәмнәрне күз алдына китерә алмыйлар икән бит!
Мәктәпнең һәм ата-аналарның максаты изге бит, югыйсә. Без кулга-кул тотынышып, зирәк акыллы, физик һәм рухи яктан сәламәт, алтын куллы шәхесләр тәрбияләргә тиеш. Ә сәрхүшләр төзегән җәмгыять ерак китә алмас. Аракы акылны бетерә, йөрәкне үтерә, ди халык мәкале. Үзебезгә үзебез дошман булмыйк, балаларыбызның безгә бәхетле, тыныч картлык бүләк итүләрен теләсәк, үзебез аек акыллы тор- мыш үрнәге күрсәтик.
Дания Рәүпова
ветеран укытучы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: