Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тычканнар йөгереп йөргән кибет штраф белән котылган

Роспотребнадзор «Пятерочка+» кибетенә 10 000 сум штраф салган, чөнки анда сатып алучылар тычканнар күргән булганнар.

Тикшерү Казанның Гагарин урамындагы әлеге кибетендә кайбер санитария кагыйдәләренең үтәлмәвен күрсәткән. Атап әйткәндә, биналар кимерүчеләр керүдән сакланмаган - ишекләрдә металл рәшәткәләр һәм тыгызлагычлар юк икән.

Кибет хуҗасы - «Агроторг» ҖЧҖгә Роспотребнадзор хилафлыкларны тиз арада бетерергә кушкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса