Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Туймазы районында ире хатынын үтергән һәм пешереп ашаган

Җирле ведомстволар хәбәр иткәнчә, Ә. ачуыннан хатынын үтергән һәм ванна бүлмәсендә гәүдәне тураклаган.

Бер өлешен ул пешереп ашаган, ә калганын соңрак ашау нияте белән суыткычка тутырган.

24smi.org хәбәр иткәнчә, ир эшеннән эчеп кайта һәм хатынына җенси мөнәсәбәтләргә керергә тәкъдим итә. Әмма хатыны ризасызлык белдерә, ачуы кабарган ир аны үтерә. Әлеге вакыйгадан соң Ә. телефон аша барысын да әнисенә сөйләп бирә. Үз-үзен үтерергә теләп, ир берничә тапкыр үзенә пычак белән кадый. Туганнары фатирга ишекне җимереп керә һәм хокук сакчыларын, ашыгыч ярдәм чакыра. Хәзерге вакытта Ә. шифаханәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса