Әлмәт таңнары

Туй күлмәге сатам дип 100 меңнән колак каккан

Бер ханым мошенникка картасының пин-кодын һәм номерын үзе хәбәр итә. Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә яшәүче берәү Интернет аша туй күлмәген сатарга була. Әмма акча эшләү урынына үзе 100 мең сумыннан колак кага. Билгесез ир аңа шалтырата да, туй күлмәген сатып алырга теләвен әйтә. Исәп-хисап ясау өчен картасының пин-кодын һәм номерын...

Бер ханым мошенникка картасының пин-кодын һәм номерын үзе хәбәр итә.


Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә яшәүче берәү Интернет аша туй күлмәген сатарга була. Әмма акча эшләү урынына үзе 100 мең сумыннан колак кага.

Билгесез ир аңа шалтырата да, туй күлмәген сатып алырга теләвен әйтә. Исәп-хисап ясау өчен картасының пин-кодын һәм номерын сорый. Ханым алдын-артын уйламыйча мәгълүматларны аңа җиткерә. Тик аның картасына акча килү урынына картадагы бар булган акчаларын алалар.

Полиция хезмәткәрләре телефон номерының Татарстанда теркәлгән булуын ачыклый. Хәзерге вакытта тикшерү бара.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: