Туй балдагына акчаны гомере буе җыйган
Зәркән кибете хезмәткәрләренә 150 кг акчаны ярты көн санарга туры килгән.
Кытайның Фуянь шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек Лян Лян 3 мең долларлык никах балдагын 150 кг вак акча белән сатып алган.
Ир-ат акчаны 3 көпчәкле велосипедта алып килгән. Ул ун яшендә сыйныфташына үсеп җиткәч өйләнергә сүз биргән булган. Шуннан бирле акрынлап акча җыйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа