Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Туташлар армиягә китәргә мөмкин

Хатын-кызлар үз теләге белән армиягә китә алачак.

Россия Дәүләт Думасы депутатларының бер төркеме әнә шул хактагы закон проекты өстендә эшли башлаган. Авторларының берсе - "Гадел Россия" фракциясе әгъзасы Татьяна Москалькова фикеренчә, армиядә гүзәл затлар хезмәт итә башласа, бу андагы шартларны яхшыртырга ярдәм итәчәк. Бүген хатын-кызлар үз теләге белән армиядә хәрби булмаган вазыйфаларны башкара яки килешү буенча солдат, сержант, офицер булып урнаша ала. Москалькова исә 18 яше тулган һәр туташка армиягә чакыру җибәрергә тәкъдим итә. Хезмәт итәргәме-юкмы икәнлеген соңыннан кызлар үзләре хәл итә алачак.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250