Тулы бер гаилә газ исенә агуланган
Ике өлкән кеше, 3 яшьлек, һәм нибары 11 айлык бала агуланган.
Гаилә Бөгелмәдә күпфатирлы йортта яшәгән. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, газ җиһазының дөрес эшләмәве һәм газ исе чыгып яту әлеге күңелсез хәлгә китергән. Гаиләне тиз арада шифаханәгә озатканнар. Табиблар аларның хәлен җиңелчә авырлыкта дип таныган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа