Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тукталыштагы кешеләрне бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәтендә тукталышта басып торучы кешеләрнең бишесе зыян күргән. Өчесе авыр хәлдә реанимациядә ята, берсенең хәле нык авыр. Икесе ярдәм сорап травматологиягә мөрәҗәгать иткән.

Бу хәл шимбә көнне Түбән Камада кичке якта булган. Зур тизлектә хәрәкәт итүче «ВАЗ-2113» автомобиле башта бордюрга бәрелә, аннан унлап кеше басып торган тукталышка килеп төшә. Күрүчеләр машинаның тизлеге сәгатенә 100 километрдан да ким түгел иде диләр. Күрәсең, шофер руль белән идарә итүне югалткандыр. 30 яшьлек шофер медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Ул кулга алынган. Әмма соңрак автомобильнең бер полицейскийныкы булуы турында фаразлар да ишетелгән. Әмма авария вакытында руль артында, янәсе, ул үзе булмаган. Социаль челтәрдә шулай ук шоферның өч елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булуы турында хәбәрләр дә ишетелгәли. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса