Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тугыз татарның икесе генә Герой булды

Бөек Ватан сугышы кырларына Совет Татарстаны 560 меңнән артык иң булган, иң уңган, иң сәләтле улларын һәм кызларын озатты.

Шуларның 386 меңе яу кырларында мәңгегә ятып калды. 1941 елның иртән кояш күтәрелгәнче бераз томанлырак 22 июнь иртәсендә чик сакчылары булып хезмәт итүче татар егетләре Хәким Маннанов белән Шәмси Фәрдиев дошманны Белоруссия чигендә ут ачып каршы алдылар. Алар өстенә саранча өере булып ябырылган дошман явын берничә тәүлек буена Брестка уздырмый тордылар.

Татар халкының, батыр улларын Бөек Ватан сугышы кырларында үз-үзләрен аямыйча кылган каһарманлыклары турында күпме язсак та аз булыр төсле. Мәңгелек дан аларга! 1945 елның апрель урталарында Гитлерның резиденциясе - Империя канцеляриясен гвардия подполковнигы Исхак Гомәров җитәкчелегендәге 1050 нче укчы полк штурмлый башлый. Чөнки бу полк фашистларның башкаласы Берлинга беренчеләрдән булып бәреп керә. Башта штурм белән Герлицны һәм тимер-юл вокзалларын, аннары почтаны һәм Гестапо йортын алалар. 1 Май көнне Гомәров солдатлары каршына ак әләмнәр тоткан дошманның парламентерлары чыгалар. Совет подполковнигы каршына немец генералы Кребсны китереп бастыралар. Исхак Гомәров, аның документларын тикшереп, нинди ният белән йөрүен белгәч, 8 нче гвардия армиясе командиры генерал Василий Чуйков янына озата.

Питрәчтә туып-үскән татар егете, Брест крепостенең коменданты Петр Гавриловның тиңдәшсез батырлыгын кем генә белми торгандыр. Башта ул үзенең 44 нче укчы полкы белән Брест крепостенең Төньяк утрау дип аталган өлешен саклый. Аның полкындагы татар егете лейтенант Ибраһимов батырлыгы белән күпләрне таң калдыра, сугышның беренче көннәрендә үк батырларча һаләк була. Майор Петр Гаврилов дошманга крепостьне 23 июльгә кадәр бирми. Бу бит сугыш башаланганга 32 көн дигән сүз. Дошманның алдынгы частьләре, Брестны әйләнеп узып, Минскины алалар, Киевне камыйлар. Дошман крепость комендантын нык яралы, аңсыз хәлендә генә кулга төшерә, әсир итә. Немецлар Перт Гавриловның тиңдәшсез батырлыгына хәйран калып, аңа әсирлектә дә ихтирам белән карыйлар.

- Фюрергә тугры бирелгән солдат менә нинди булырга тиеш! - дип аны үз полководецларына үрнәк итеп күрсәтәләр.

Башка ваклыкларына тукталып тормыйк. Рейхстаг башына әләмне Егоров һәм Кантария агайлар кадарга тиеш булалар. Чөнки Сталин шулай хәл итә. Сәясәте бик аңлашыла, берсе - рус, икенчесе - грузин кешесе. Бу кешеләрнең исеме гасырларга калачак ич. Рус, Совет тәхетендә патша булып утырганда, шундый әһәмиятле моментта ничек үз халкыңны бөек даннан мәхрүм итәсең? Мин дә шулай хәл иткән булыр идем. Ә Рейхстаг башына Кызыл Байракны беренче булып, татар егете Сәгыйт Заһитов кадый! Шушы каһарман егет түбә башында булып, байракны кадап төшкәннән соң, куполны фашистлардан чистартырга командование тагын бер батальон автоматчылар җибәрә.

Җиңү байрагын Рейхстаг түбәсенә беренче булып кадаучы татар егете -- Сәгыйт Заһитов. Бу - тарихи факт!

Әлеге юлларны мин һавадан алып түгел, ә ярты гомерен СССР Оборона министрлыгы архивларында казынуга багышлаган, халкыбыз язмышы белән бәйле, "Совершенно секретно!" яшерен материлларны яктыга казып чыгарган зур язучыбыз Шамил абый Рәкыйповның вакытлы матбугатта даими басылып килгән мәкаләләренә нигезләп һәм таянып яздым.

Берлин халкы культуралы халык икән. Җиңүчеләргә дә үч тотмыйлар. Рейхстаг стенасына 1945 елның 9 маенда язылган "Здесь были волжские соколы. В Берлин их привел Насиров", "Вагапов. Казань", "Халиков. Казань", "Майор Хамидуллин, Майор Малышкин", "Мәгүбә Сыртланова, летчица. Казань, "Халим Яхин из Чистополя", "Казанская татарка приехала сюда с боями. Врач гвардейского полка Р.Ш. Насирова" язулар бүген дә исән. Берлинда яшәүчеләр аларны кадерләп саклыйлар.

Минем торган өемнән, күп булса унбиш чакырымнарда Сугышлы дигән матур авыл бар. Бу авылда Советлар Союзы Герое Александр Матросов, ягъни Минсәгыйть Шакирҗанов батырлыгын кабатлаган, үз гәүдәсе белән дошман утын каплаган Газинур Гафиятуллин туган. Бу каһарман егет үз авылыннан 1941 елның июнендә чыгып китә. 1944 елның 3 июлендә гәүдәсе белән дошман амбразурасына ташлана. 1941 елдан алып 1944 елның июленә кадәр ул да башкалар кебек рәхимсез сугышның ачысын-төчесен татыган, окопның тозсыз шулпаларын да күп ашаган. Бү сүзләрем белән яшь солдат димәкче булам. Ай-һай, көчле рухлы, иленә, Ватанына, халкына бирелгән каһарман булган икән Газинур кардәшебез, туганыбыз.

1970 еллар башында безгә олуг язучыбыз Габдрахман ага Әпсәләмов килде. Ул Газинур Гафиятуллин турында роман язарга ниятли, материаллар туплап йөрде. Мин әле ул чакта яшь язучы. Габдрахман аганы йөгереп-йөгереп Газинурның гаиләсе, тормыш иптәше, әтисе сугышка киткәндә туып кына калган улы, яшәү, көнкүреш шартлары белән таныштырып, очрашулар оештырып йөрдем. Ул вакытларны хәзер сагынып кына искә алам. Габдрахман ага Әпсәләмов үзе дә матур, күркәм кеше, зур язучы иде.

Бөек Ватан сугышы чорында дошман амбразурасын барлыгы унөч кеше каплый. Менә алар: Александр Матросов, Газинур Гафиятуллин, Хафиз Зарипов, Алексей Исаев, Нух Идрисов, Николай Липотов, Абдулла Сәлимов, Мингали Гобәйдуллин, Арсений Карташов, Мансур Галиуллин, Сәләхетдин Вәлиуллин, Әхмәт Мөхәммәтов, Афанасий Панарин.

Исемнәре чал тарих битләрендә алтын хәрефләр белән язылган каһарманнарның тугызы татар. Гаҗәп бит! Ничек болай булган соң? Ил, халык язмышы хәл ителгән чакта әллә безнең такыр баш татар гына Аллаһы Тәгалә биргән саф гомерен, яшьлеген бернигә дә санамаганмы? Бу турыда мин күп уйланам. Башка халыкларда да батыр егетләр аз булмаган. Нинди, корычтай нык рухлы кешеләр булдылар икән алар?

Иосиф Сталин бабай безне, татарларны яратып бетермәгән икән бит. Монысы да юк сүз генә түгел. Амбразураны күкрәкләре белән каплап, иптәшләрен алга уздырган каһарманнарның икесенә - Александр Матросов белән Газинур Гафиятуллинга гына Советлар Собзы Герое биргән "Корыч бабай". Аның кабинетына амбразура каплаучыларның калганнарына да герой исеме бирүне сорап кергән "Бөтенсоюз старостасы" Михаил Калининга:

- Тагын татарлар!.. Күпкә киттеләр бит... Кем сораган алардан амбразура каплауны?.. Бирегез шунда үзләренә берәр йолдыз. Һаләк булганнарга барыбер түгелмени? - дип җавап кайтарган. "Корыч бабай"ның әллә кәефсез, кырылган-дулаган чагы булганмы?

"Бөтесоюз старостасы" аларның кайберләренә Кызыл йолдыз, икенчеләренә Кызыл байрак ордены өләшеп чыга.

Без, татарлар, үпкәли белмибез. Үткән эшкә салават, дияргә яратабыз. Әмма бу конкрет очракта каһарманнарның барысына да Герой исеме бирергә кирәк иде. Тагын ун каһарманга Советлар Союзы Герое! Бу мактаулы исемне бирүдән аның абруе да төшмәс-кимемәс иде. Киресенчә, тагын да күтәрелер генә иде.

Альберт Хәсәнов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250