Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Туган телебез ышанычлы кулларда

Милләт, туган тел язмышы кемнәрне генә уйландырмый, дулкынландырмый икән?! Татарстанда һәм татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә соңгы елларда бу юнәлештә шактый зур эшләр башкарылуын беркем дә инкарь итмәс, мөгаен. Әлбәттә, бу үзгәрешләр мәгариф өлкәсен дә читләтеп үтмәде.

Миңа шәһәребезнең 5 нче урта гомуми белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбендә туган тел бәйрәмендә катнашырга туры килде. Рус мәктәбе булгач, укучылар әллә ни булдыра алмас, чөнки үзара аралашканда да татар телендә сөйләшмиләр бит, дип уйлаган идем. Саф татар телендә сәнгатьле итеп шигырьләр укуларын, җанга ятышлы итеп татарча җырлауларын ишеткәч, шикләнүләрем сыпырып алгандай юкка чыкты. Ә татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй күренешен ничек оста сәхнәләштерделәр алар!

Гомумән, "Туган теле, туган җире кирәк кешегә" дип исемләнгән әлеге кичә күңелдә бары тик соклану хисләре генә уятты. Милләтем өчен горурланып, яшь буынның туган телен, халкыбызның рухи мирасын, гореф-гадәтләрен белеп үсүенә ихластан шатланып-сөенеп утырдым. Кичәне оештыручы югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лениза Шәйхетдинова булып чыкты. Ул - татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе дә икән.

- Безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыту "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында"гы канунны тормышка ашыру юнәлешендә алып барыла, - диде ул. - Татар теле атналыгы кысаларында Ачык ишекләр көне үткәрдек: халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә багышланган дәресләр күрсәттек. Китапханәдә әдәби, тарихи мирас күргәзмәсе оештырдык. "Кәләем" керәшен татарлары фольклор ансамбле вәкилләре белән очрашу да укучылар күңелендә кабатланмас тәэсирләр уятты...

Әлеге белем йортында барлык укучылар да татар телен ана теле һәм дәүләт теле буларак өйрәнә. Укучылар татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән тулысынча тәэмин ителгән. Мәктәп фонды ел саен яңа дәреслекләр белән тулыландырыла.

Мәктәптә дүрт татар теле кабинеты бар. Дөрес, алар зур түгел. Ләкин "Кечкенә дә, төш кенә" дигән әйтем дә бар бит әле. Биредә замана техникасы да урнаштырылган, шулай ук һәр партага кагыйдәләр җыентыгы һәм таблицалар, тактага элү өчен гомуми таблицалар, язучыларның портретлары, иншалар язу өчен картиналар тупланган. Шкаф киштәләрендә калын-калын папкалар тезелешкән. Һәр сыйныф, һәр төркем өчен дәрес эшкәртмәләре, программалар, укучыларның иҗади эшләре... Татар теле укытучыларының күзгә күренмәс фидакарь хезмәтенә һәйкәл куярлык, билләһи! Фәнни диссертациягә җитәрлек материалларның һәркайсы мөгаллимнәрнең илһамы, туган тел язмышы турындагы уйлары белән өртелгән!

Ә алар әлеге коллективта бишәү. Биш энҗе бөртеге. Туган тел өчен җан атучылар. Милләтебез сагында торучылар. Барысы да югары белемгә ия. Үз эшләренең чын осталары, тәҗрибәле, тирән белемле белгечләр.

"Мәктәп бусагасын атлап кергән һәр татар теле укытучысы милләт каршында, киләчәк буыннар каршында җаваплылык хисе тоярга тиеш" - мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары әлеге сүзләрне үзләренә кулланма итеп алганнар һәм җилкәләренә төшкән изге бурычны авырыксынмыйча күтәреп, алга баруларын дәвам итәләр.

Дәресләре кызыклы, мавыктыргыч, үтемле ысуллар кулланып үтә. Бу буш сүз түгел. Мәсәлән, миңа укытучы-методист Зөлфия Зарипованың 1 нче сыйныфта үткәргән дәресендә булырга туры килде. "Б" хәрефен өйрәнгәндә, мөгаллимә нинди генә алымнар кулланмады! Укучыларның кызыксынудан күзләре галәмдәге йолдызчыклардай нур чәчте!

  • Рус һәм башка милләт балалары да татар телен теләп өйрәнәләр, - диде мөгаллимә Рәмзия Хәйруллина. - Алар белән эшләгәндә, без аеруча аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, диалогик һәм монологик сөйләмгә басым ясыйбыз. Тәрҗемә эшен һәр дәрестә кулланабыз.

Нәтиҗәсе дә күз алдында: 6 нчы сыйныф укучысы Михаил Соколов узган ел, мәсәлән, "Зирәк тиен" Бөтенроссия уен бәйгесендә рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә укучы балалар арасында I урынны алган.

Мөгаллимәнең тагын бер укучысы Диләрә Камалова узган ел Клара Булатова исемендәге премия лауреаты исеменә лаек булган. 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәлия Гатауллинаның "Россия тарихында минем якташларым" дигән иншасы Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп чыккан һәм сертификатлы булган.

Шәһәр һәм республика олимпиадаларында, фәнни-практик конференцияләрендә, республика һәм Россия күләмендәге төрле бәйгеләрдә катнашкан һәм призлы урыннар яулаган укучыларның, аларның укытучыларының исемнәрен саный китсәң, газета битләрендә урын җитмәс иде. Әнә шулай милләт язмышын кулга алырдай яңа горур буын тәрбияли татар мөгаллимнәре.

Иманым камил: рус һәм инглиз телләрен үстерү буенча да күркәм чаралар үткәреләдер биредә. Димәк, мәктәп чын мәгънәсендә үз телләрен камил белүче, башка телләрне хөрмәт итүче интернационалистлар тәрбияли. Әнә бит, якташ язучыбыз Миргазиян Юныс та болай дип яза: "Европаның югары белем алган кешесе ике-өч, хәтта дүрт телдә рәхәтләнеп сөйләшеп йөри ала. Интернационаллык - милләтләр арасындагы мөнәсәбәт дигән сүз. Интернационалист булу өчен иң беренче шарт - үз телеңнән тыш башка бер милләтнең телен белү".

5 нче мәктәпкә гимназия статусы бирелүе дә юкка гына түгелдер. Шунысы да мәгълүм булсын: бу затлы уку йортын кайнар йөрәкле, тынгысыз җанлы, үз эшенә ихлас күңелдән гашыйк Венера Баһаветдинова җитәкли.

Д. Рәүпова

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250