Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Туган җиребезне яратыйк

Авыллар яшәсен өчен иң мөһиме нәрсә кирәк? Әлеге гади генә сорауның җавабы да гади: иң беренче чиратта, кешеләрнең туган җирләре өчен янып-көеп яшәүләре, тырыш хезмәтләре, эштә дә, бәйрәмдә дә бердәм, дус булулары зарур.

Әмма һәр юнәлешне кайгыртучы, җаваплы, заманча карашлы җитәкчедән, халык белән хакимият арасында күпер салучыдан һәм, әлбәттә, киң күңелле иганәчеләр белән элемтә урнаштыручыдан башка югары максатларга ирешеп булмас иде. Бүгенге әңгәмәбез әнә шундыйларның берсе - Колшәрип авыл җирлеге башлыгы Илгиз Шәмсуллин белән.
- Илгиз Гыйльмиәхмәтович, бүгенге заманда авылны яшәтү авырмы?
- Мин авыл җирлеге башлыгы булып 2011 елның июнь аеннан эшлим. Мәгълүм булганча, миңа кадәр биредә Рим Харис улы хезмәт куйды. Форсаттан файдаланып, аның җитәкчелегендә башкарылган эшләр өчен колшәриплеләр, авыл Советы һәм башкарма комитеты исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең сорауга җавап биргәнче, иң элек шуны билгеләргә кирәк, ел дәвамында авыл Советына һәм башкарма комитетка йомышы төшмәгән кеше сирәк очрый, димәк, барысы да халыкның күз алдында, гамәлләр турында һәркем хәбәрдар. Авыл яшәргә тиеш. Карарлар кабул иткәндә авыл Советы депутатлары барысын да күз уңында тота. Әлбәттә, без район службалары белән элемтәдә торып, борчыган сорауларны халык җыенында расланган Устав нигезендә мөмкин булган кадәр тормышка ашырырга омтылабыз. Җирлектә оештырылучы чаралар мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният, медпункт хезмәткәрләре катнашында һәм ярдәмендә үтә, почта, сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр дә читтә калмый. Бүгенге көндә безнең авыл җирлегендә барлыгы 1724 кеше яши. Авылда 476 хуҗалык теркәлгән. Авыл яши, үсә. Ләкин мине җирлектәге "Село" предприятиесенең хәзерге көндә эшләмәве борчый, ул агач материаллары эшкәртү буенча арендага бирелгән. Гөрләп торган, йөзләгән кеше хезмәт куйган "Кошчылык фабрикасы" да ташландык хәлдә, җирләрен чүп үләннәр басты. Ел саен бу хакта сөйлибез, тик бернинди уңай үзгәреш кенә юк.
- Төзекләндерү, яңарту эш-ләре, проблемаларны хәл итү финанс яктан зур чыгымнар сорый бит. Бу уңайдан мәсьәләләр ничек чишелә?
- Әлбәттә, бюджет акчасын бар өлкәгә дә юнәлтеп булмый, ул бары тик урамнарны яктыртуга, хезмәт хакы түләргә генә җитә. Шуңа да төрле юллар эзлибез, ярдәм итүчеләр булса, шатланып кабул итәбез. Кайбер эшләр берничә елга сузыла. Мәсәлән, 2008 елдан башлап бик күп инстанцияләрне таптау нәтиҗәсендә, ниһаять, 2011 ел ахырында Южный һәм Северный бистәләренә магистраль газ кертелде. Халык соравын канәгатьләндереп, Чапай урамына 100 метр арага юл салынды. Авыл Советы депутаты Ф.Кашаповның ярдәме белән мәчет картлары, имамыбыз Илгиз хәзрәт катнашында зиратыбыз зурайтылды. Район Советы депутаты М.Таҗиев балалар бакчасының түбәсен һәм тәрәзәләрен ремонтлауга зур булышлык күрсәтте. Шулай ук ул Заречный урамына су кертүдә дә ярдәм итте. Болардан тыш, Южный бистәсенең 99 гектар җире авыл җирлегенә бирелде һәм 122 хуҗалык үз җирләрен теркәү мөмкинлеге алды. Бөтен халыкны борчыган урам уты да, ниһаять, хәл ителде, аларга ревизия үткәрелде һәм бүген бар җирдә дә утлар балкый. 2011 елда кыш дәвамында "Әлмәтнефть" идарәсе ярдәме белән барлык урамнар чистартылып торды, быел да бу мәсьәләдә бернинди кыенлыклар туганы юк.
- Авыл халкы төрле башлангычларда, чараларда катнашырга теләк белдерәме соң, әллә алар битарафмы?
- Төрле очраклар була. Мисал өчен, җәй көннәрендә су белән кытлык туа. Моның сәбәбен бары тик кайберәүләрнең суны көне-төне үз бакчаларына агызуында гына күрәм. Авылдашлар, күршеләр турында уйлау хас түгел кешеләргә. Әле ул гына да түгел, бик күпләр суга түләми. Шуңа алга таба суга счетчиклар кую безнең төп максат булып торачак. Тагын шунысы күңелне кыра, авыл территориясендә чисталык саклауга игътибар юк. Апрель аеннан ук бюджет өлкәсендә эшләүчеләр атна саен үзәк урамнарны, учреждение биләмәләрен җыештыра. Хәтта кайбер хуҗалыкларның өй каршындагы чүп-чарларын җыю да алар өстенә кала. Бу уңайдан авыл халкына, бигрәк тә яшьләргә зур теләк - чисталык саклауга, тәртип булдыруга битараф булмасалар иде. Без үз чиратыбызда халык өчен дип эшлибез, көндәлектә дә, бәйрәмнәрдә дә авылдашларга игътибарыбызны киметмибез. Бездә сугышта катнашкан 4 ветеран, 56 тыл хезмәтчәне яши. Соңгы елларда кайнар нокталарда хезмәт иткән яшьләр дә бар. Шуңа да Җиңү бәйрәмен үткәрүгә аеруча җаваплы карыйбыз. Ветераннар өчен бәйрәм чарасын исә тулысынча иганәчеләр ярдәме белән уздырабыз. Форсаттан файдаланып, аларга, шулай ук мәктәп, балалар бакчасы, ветераннар советына рәхмәтебезне җиткерәм. Шунысын да әйтәсем килә, узган ел 3 ветераныбыз фатирлы булуга иреште, Миннәхмәт абый Исмәгыйлов үз теләге белән өенә ремонт үткәрде. Тагын бер күңелле хәбәребез бар, ФАП эчендә даруханә ачу мәсьәләсе, ниһаять, чишелеш тапты, лицензия алынды, кирәкле дарулар кайтарылды.
- Колшәриплеләрне киләчәктә нинди гамәлләр белән сөендерәчәксез? Планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.
- Башкарасы эшләр исемлеге бай дип билгеләр идем. Әмма аларга бюджеттан акча бүленмәве генә кыенлыклар тудыра, иганәчеләр ярдәменә ышанабыз инде. Болгар урамында юл төзү, Актау урамындагы юлга өлешчә ремонт ясау, 1 нче су башнясын төзекләндерү зур бурычыбыз булып тора. Балалар бакчасының ашханәсен, кер юу бүлмәсен, шулай ук җылылык системасын, мәктәптә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан электр җиһазларын, җылылык системасын ремонтлау, тәрәзәләрен алыштыру планлаштырыла.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250