Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тәртипкә чакыручы ике көн аңсыз яткан

Казанда яшәүче бер ханымны подъездда тәмәке тартканга замечание ясаган өчен кыйнаганнар.

1980 елгы бер ханымның туганнары аның белән берничә көн телефон аша элемтәгә керә алмагач, аның фатир ишеген ачтыру өчен МЧС хезмәткәрләрен чакыртканнар. Урынга полиция бүлегеннән участок уполномоченные да килеп җиткән.

Ишекне ачып кергән кешеләр аңсыз хәлдә ятучы фатир хуҗасына тап булалар. Шунда ук ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, зыян күрүчене хастаханәгә озаталар.

Полиция хезмәткәрләре күршеләр белән сөйләшү барышында менә нәрсә ачыклый: ханымны күршеләрнең берсе кыйнаган. Шаһитлар шулай ук бу хәлнең инде ике көн элек булганлыгын да әйтәләр.

25 гыйнвар көнне көндез әлеге ханым подъездга керә һәм бер төркем тәмәке тартып торучы егетләрне күрә. Аларга моның тыелганлыгы турында замечание ясый. Бу егетләргә бер дә ошамый. 1992 елгысы хатын-кызга кул күтәрә. Битенә сукканнан ханым ишек яңагына бәрелә һәм идәнгә ава. Аның авыр хәлдә булуына игътибар итмәстән, ашыгыч ярдәм дә чакырмыйча егетләр үз эшләре белән кайсы кая таралышалар. Күпмедер вакыттан соң ханым аңына килә һәм фатирына кадәр кереп җитә ала. Анда тагын аңын җуеп ава һәм ике көн аңсыз ята.

Җинаятьне кылуда шикләнелүче егет тоткарланды һәм сак астына алынды, дип хәбәр итә Казан эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250