Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Троллейбусларда тукталыш исемнәре әйтелми

- Исәнмесез. Аптырагач, йөрәгем әрнегәч сезгә шалтыратырга булдым, - дигән сүзләр яңгырады чираттагы телефон шалтыратуына трубканы күтәргәч. Газета укучыбыз Нуриәсма Кәримова булып чыкты ул.


- Троллейбусларда тукталыш исемнәрен әйтмиләр. Тәрәзәдән карап барып кына кирәкле урынны чамалап булмый. Беркөнне үзем дә ялгыш төштем һәм күпме араны җәяү барырга туры килде. Без, пенсионерларга хәзер бик авыр. Тукталыш исемен әйткән булсалар, интегә-интегә бармаган булыр идем. Бу проблеманы чишәргә кирәк, тиешле службага чыксагыз иде, - диде ул дулкынланулы тавыш белән.
Аның белән килешми мөмкин түгел, чөнки үзебезгә дә бик еш кына утырырга туры килә, чынлап та, шәһәр җәмәгатьчелек транспортларында тукталыш исемнәрен һәрвакыт атамыйлар. Исемнәрнең татар һәм рус телләрендә дә яңгыраган чаклары бар иде. Хәтта кайбер шоферлар: "Сумкаларыгызны, кесәләрегезне саклагыз, караклар булуы ихтимал" дигән кисәтү сүзләре дә өстәп куя иде.
Әлмәт - кунаклар күп була торган кала. Авыл кешеләренең дә шәһәргә һәркөнне йомышы төшеп тора. Автобус-троллейбусларда барганда алар хәзер нинди тукталыш була, фәләненә ничә тукталыштан соң төшәргә дигән сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Әгәр автобус яки троллейбус йөртүче киләсе тукталыш исемен алдан әйтеп, анда чыгучыларның ишекләргә якынрак үтүләрен сораса, этеш-төртеш тә, аптырашлы карашлар да булмас иде.
Газета укучыбызның үтенечен без җомга көнне район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, юл, транспорт буенча урынбасары Ильвир Габдуллинга җиткердек. Ул шунда ук троллейбус идарәсенә шалтыратып күрсәтмә бирде. Әллә шуның нәтиҗәсе булдымы, әллә үз эшен җиренә җиткереп башкара торган шофер туры килдеме, кичке якта троллейбуста тукталыш исемен бик матур итеп әйттеләр..., ләкин бер телдә - русча гына.
Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250