Төркиягә Рәсәй паспорты белән кертәчәкләр
Чит ил паспорты булмаган россиялеләр озакламый Төркиягә Рәсәй паспорты белән дә кертеләчәк.
Бу хакта Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белдерде. Аланья сәүдә-сәнәгать палатасы киңәшмәсендә туристик индустрия һәм җирле хакимият органнары вәкилләре катнашкан. Әлеге очрашуда төркиялеләр өчен дә яңалыклар турында сүз булган. Атап әйткәндә, 2-3 ел эчендә шенген килешү илләренә алар визасыз керә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа