Транспорт салымы түләмәгән әлмәтлеләргә ау башланды
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә суд приставлары Әлмәт юлларына рейдка чыкты.
Транспорт салымын түләмәгән шоферларны барлау нияте белән уздырылган рейд беренче нәтиҗәләрен дә биргән. Ике шоферның шактый югары суммада бурычлары җыелган булган. Әгәр алар ун көн эчендә салымнарын һәм бурычларын түләмәсә, машиналарын суд приставлары сатуга куячак. Ул акчалар бурычларны каплау өчен тотылачак икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа