Трактор тәгәрмәче егетләрнең башына җитә язган
22 яшьлек Кукмара егете үзенең дусларын машинада йөртеп кайтырга ниятли. Әмма ундүртле машинасының салоны гына аларга бәләкәй була.
Егетләр трактор камерасын машинага бәйләп юлга кузгалалар. Әмма аларның бу адымнары аяныч тәмамлана: алар өстенә унлы машинасы килеп керә. 17, 18, 21 яшьлек егетләрне авыр хәлдә сырхауханәгә озаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа