Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

ТР эстрада йолдызлары авыру балаларга бүләк әзерли

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсендә җитди авырулар белән көрәшүче һәм дәваланучы нәни пациентларга ярдәм итү максатыннан «Җырла, бие, игелек кыл» хәйрия чарасы оештырыла. 13 ноябрь көнне Казанның «Әкият» концерт залында узачак концерт Бөтендөнья игелек көнендә Халыкара әниләр көне якынлашу уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан хакимияте ярдәме...

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсендә җитди авырулар белән көрәшүче һәм дәваланучы нәни пациентларга ярдәм итү максатыннан «Җырла, бие, игелек кыл» хәйрия чарасы оештырыла. 13 ноябрь көнне Казанның «Әкият» концерт залында узачак концерт Бөтендөнья игелек көнендә Халыкара әниләр көне якынлашу уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан хакимияте ярдәме белән үткәрелә.

Балалар һәм аларның әти-әниләре сәхнәдә артистлар белән бергә мәхәббәт һәм бәхет турында җырлаячаклар, дуслык һәм бер-береңә ярдәм итүне чагылдыра торган бию тәкъдим итәчәкләр.

Хәйрия концертында татар эстрадасының түбәндәге йолдызлары катнаша: Венера Ганиева, «Ямьле» вокал төркеме, Мәкъсүт Юлдашев, Алинә Шәрипҗанова, Илнар Гомәров, Ләйсән Садыйкова, Марсель Вәгыйзов, Рәсилә Зәбирова, Мөнир Рахмаев, Лилиана Газизова, Наил Нәбиуллин, Ринат Гыйләҗев, Илнар Ялалов, Гөлсирин Абдуллина, Айгөл Хәернасова, Илсур Сабитов, Илнар Миронов, Алсу Хәбибуллина, Инсаф Бәдретдинов, Айгөл Вәлиуллина, Гөлназ Солтанова, Әмир Әхмәдишин, Зөһрә Насыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса