Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Быел Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 14 кешенең гомере өзелгән

2013 елның башында Татарстан юлларында 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 14 кеше үлгән һәм 99 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәт алган.

Бу хакта ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары Мәсхут Мифтахов белдерде.

ТР да 2013 елның 6 көнендә юл һәлакәтендә гомере өзелүчеләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5 кешегә артык, дип билгеләп үтте спикер.
Яңа елда 8 һәлакәт фаҗигале төстә тәмамланган. Ике очракта автомобильләр белән хатын-кыз идарә иткән. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе - машина йөртүчеләрнең иминлек тизлеген арттыру нәтиҗәсендә автомобиль белән идарә итә алмыйча каршы як полосага чыгу.
Моның белән бәйле рәвештә, Мәсхут Мифтахов машина йөртүчеләрне юлда йөрү кагыйдәләрен катгый үтәргә чакырды. "Һава шартлары еш үзгәреп торганда, күз күреме начарланганда, бозлавыкта каршы як полосага чыгу кебек риск тудыручы маневрлардан баш тарту урынлы. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә, ә балаларны махсус утыргычларда гына йөртү зарур", - диде ул.
Республика Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, бу очракта машина йөртү стажы бернинди дә роль үтәми. Фаҗигале төстә тәмамланган 8 юл-транспорт һәлакәтендә бары тик ике йөртүченең генә машина йөртү стажы аз булган.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250