Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тоткарланган ярдәм кыйссасы

Крымск фажигасе кайтавазы әлмәтлеләрне дә читләтеп узмады. Безнекеләрнең Краснодар краена җибәргән ярдәме турында түгел сүз. Апрель аенда Зәй елгасы ярларыннан ташып су баскан торак хуҗалары зыян өчен әле дә булса акчалата ярдәм ала алмый.

Сәбәбе - илнең көньягында су басу нәтиҗәләрен бетерүгә акча күп киткән. Бу хакта Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко муниципалитетта зыян күрүчеләрнең мәнфәгатен кайгыртучы инициатив төркем белән очрашуда әйтте. Әлеге җитди сөйләшүгә район җитәкчеләре финанс министрының беренче урынбасары, казначейлык Департаменты җитәкчесе Марат Фәйзрахмановны да чакырган иде.

Бәхәс кызу булды. 5 айга якын вакыт эчендә акчалата ярдәм алалмаган әлмәтлеләрнең "кайнар" чыгышларын бу мәсьәләдә закон таләбенә таянып эш иткән җитәкчеләр аңларга тырышыр, шәт.

Илнең резерв фондында 2014 нче елга кадәр исәпләнгән "мая" тотылып беткән. Очрашуга килгән халыкка бу хакта әйтергә әллә ихтыяр җитмәде, әллә ярдәм барыбер булыр дигән өмет әйттермәде. Бәлки әлмәтлеләрнең Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында якланган, Россия финанс министрлыгы тарафыннан тәгаенләнгән хисаплары кире кайтарылу турындагы аңлатма шуңа ишарә дигәннәрдер.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, ул документларда су стихиясеннән зыян күргән 1271 кешегә 11 млн 740 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган ярдәм расланган, өлешчә зыян килгән мөлкәт өчен 715 кешенең 35 млн сум ярдәмгә хокукы булуы билгеләнгән. Финанс министры урынбасары белдергәнчә, кире кайтарылган документларны узган атнада Татарстан вәкилләре Россия финанс министрлыгына экспертиза өчен дип яңадан тапшырган. Әлегә кире бормаганнар. "Сентябрь аенда акча булыр",- дип өметләндерде Марат Фәйхрахманов. Муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов федераль үзәктән тиешле ярдәмнең тоткарлануы турында 7 августта Татарстан Президентына мөрәҗәгать итүен искәртте. Аның сүзләренчә, дүшәмбе көнне республика башлыгы бу мәсьәләне хәл итү тиешле ведомстволарга йөкләнү турында әйткән. Зыян күрүчеләр дә бәлки юкка гына "без яраткан бай республика безгә дә хәерхаһлы булыр" димидер.

Әлегә расланган зыян күләмен каплый алмыйлар, су киткәннән соң баш калкыткан проблемалар хәл ителерме икән? Андый проблемалар: фундамент утыру, диварлар ярылу кебек фактлар турында да ассызыклады зыян күрүчеләр. Район башлыгы бу зыянның да актларда теркәләчәген һәм зыянны каплау чаралары күреләчәген ассызыклады. Николай Суржко белдергәнчә, Татарстанның андый тәҗрибәсе бар. Мисал өчен, Әгерҗе. Күрше республикада шартлау дулкыны зыян салган, ләкин үзен кыш чыккач кына сиздергән проблемаларны хәл итүгә акчалата ярдәм алалганнар.

Инициатив төркем белән очрашудан соң гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко Зәй елгасын чистарту, киңәйтү һәм тирәнәйтү, ярларын ныгыту кебек инженерлык мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Фикер алышуларда Татарстан экология министрлыгы, су байлыклары федераль агентлыгы Түбән Идел идарәсенең Татарстан бүлеге, "Главтатдортранс" идарәсе, "Татнефть" компаниясе вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә әйтелгәнчә, "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең ТатНИПИнефть институты Зәй елгасының су сыйдыру мөмкинлеген ачыклаган. Шуңа нигезләнеп бүгенге көндә елганың проблема тудыру ихтималы булган урыннарын, бу якынча 6 чакрым озынлыгындагы ара, төзекләндерү буенча федераль программага эләгү өчен проект-смета документлары әзерләнә. Дөрес, бу эшләрне 2013 нче елга кадәр башкарып чыга алмаячаклар. Шуңа күрә әлегә яр буйларын, күпер асларын чистартуны оештыру җирле үзидарә карамагына калдырыла.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250