Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тотализаторда уйнау белән мавыгып, 4,6 млн үзләштергән

Сентябрь башында «Сбербанк» операцион офисы мөдирен хөкем иткәннәр.

Чаллыда яшәүче 42 яшьлек ханым, кече яшьтәге ике бала анасы, тотализаторда уйнау белән мавыгып китеп, башта 200 мең сум күләмендә гаилә бюджеты акчаларыннан колак каккан. Аннары хезмәт урыныннан явыз ният белән файдаланып, берничә ай эчендә банк кассасыннан 4,6 млн сумны «шудырган».

Дәүләт гаепләүчесе судтан әлеге ханымга реаль срок бирүен сораган. Әмма суд аның ике кечкенә баласы барлыгын исәпкә алып, аны шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Сынау срогы да шул ук - өч ел.

Хәзерге вакытта Зәй район судында шуңа охшашлы тагын бер эш карала: 55 яшьлек «Ак Барс» банкы филиалы хезмәткәре 18 млн сумга якын акча үзләштерүдә гаепләнә. Гаепләнүче әлегә үз гаебен танымый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса