Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тормыш ямен тоеп яши

Узган атнада сугыш ветераны Мәгъсүмә Сафиулла кызы Гыйлфанова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны олы бәйрәме белән сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин, социаль яклау идарәсе начальнигы Закирҗан Шакирҗанов, "Әлмәтнефть" идарәсе, ветераннар советы вәкилләре тәбрикләде. Бу көнне юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау хаты тапшырылды.

Мәгъсүмә апа 1917 елда Сарман районының Иләксаз авылында дөньяга килгән. Балачагы да, яшүсмер еллары да эштә уза аның. Көне-төне ару-талуны белмәүче язмабыз герое гомеренең байтак елын колхозда хезмәткә багышлый. Дәһшәтле сугыш чорында да сынатмый аларның гаиләсе, үзләре ач-ялангач булсалар да, дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән якташларына оекбашлар, бияләйләр бәйләп җибәрәләр, кулларыннан килгән ярдәмгә көчләрен кызганмыйлар. Боларның барысы өчен дә М.Гыйлфанова "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы өчен" медаленә лаек булган, башка юбилей медальләре белән дә бүләкләнгән.

1964-1974 елларда Мәгъсүмә апа "Әлмәтнефть" идарәсенең торак-коммуналь конторасында ишегалды җыештыручысы булып эшли. Тормышның ачысын да, төчесен дә күргән 95 яшьлек юбиляр бүгенге көндә үзен бик бәхетле хис итә, чөнки 5 кызына ул акыллы киңәшче, 6 оныгы һәм 7 оныкчыгына яраткан әби. Балалары әниләре белән чиксез горурланалар. "Әниебез ничек әйтсә - шулай эшлибез. Аның сүзләре һәрчак дөрес," - ди алар.

Олы яшьтә булуына да карамастан, Мәгъсүмә Сафиулла кызы яңалыклар белән кызыксынып барырга тырыша, күршеләре белән аралашып яши, яхшы хәтере белән аерылып тора. Әнә шундый тормыштан ямь, тәм таба белүче, Ходайга шөкер итеп яшәүче кеше ул Мәгъсүмә апа.

Лилия ИБРАҺИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250