Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Тормыш корабы» җилкәнен киерә

Әлмәт татар дәүләт драма театрында премьера - 8, 9 декабрь көннәрендә тамашачылар игътибарына "Тормыш корабы" спектакле тәкъдим ителәчәк. Аны сәхнәгә Уфа "Нур" татар дәүләт театры режиссеры Гүзәл Акбердина куя.

Әсәр Әмирхан Еникинең "Шаяру" хикәясе сюжеты нигезендә язылган, аңа "Тынычлану", "Төнге тамчылар", "Матурлык", "Бер сүз", "Мандарин сатучы" хикәяләрендәге образлар үрелеп бара.
Әмирхан Еники сәхнәдә беренче тапкыр куелачак. Әлеге идеяне Гүзәл Акбердина белән театр директоры Фәридә Исмәгыйлева күтәреп чыккан.
- Татар язучыларыннан Әмирхан Еники миңа рухы белән иң якыны. Аның әсәрләрендә тискәре яки уңай геройлар юк, ул кешеләрнең эчке дөньясын бик җентекләп сурәтләве белән кызыклы. Тормышның чын йөзен бизәмичә һәм кешеләрнең катлаулы язмышын шомартмыйча кыю күрсәтүе, хиссияткә бирелмичә, тыелыбрак тыгыз язуы белән ул Чеховны хәтерләтә. Мин аны дөньякүләм зур әдип дип саныйм, - ди Г.Акбердина.
"Тормыш корабы"нда артистлар ялгызлыкны күрсәтергә, аның сә- бәпләрен ачыкларга омтылачак. Спектакльнең төп герое Диләрәгә - яшьлегендә чын мә- хәббәтен очрата алмаган ханымга - сөю соңлап килә. Аның трагик язмышы тамашачыны уйланырга мәҗбүр итә. Спектакльдә режиссер психологик театр белән контепри бию стилен берләштерә. Хис-кичерешләр тышкы сурәт белән түгел, күңел тирәнлеге аша бирелә. Психологизм биредә махсус тыелып, басым ясау өчен генә кулланыла. "Тормыш корабы"нда җыелма образ, җыелма әсәр аша төрле язмышлар сурәтләнә. Спектакль нигезендә тирән фәл- сәфә ята", - диде инсценировка авторы Фәридә Исмәгыйлева.
Узган атнада бер төркем журналистлар яңа спектакльнең беренче өлешен карады. Дөресен билгеләргә кирәк, спектакль җиңел уен-көлкегә, я булмаса хәл-вакыйгаларның гади чишеленә корылмаган. Ул шуның белән бездә зур кызыксыну уятты да. Икенчедән, сәхнәдә фольклор элементлары булу, гармуннан сызылып чыккан моң, яшьләрнең татар көенә сыздырып биюләре күңелгә бик якын тоелды һәм... төрле язмышлы кешеләр белән танышу чынбарлыгыбызны күзалларга мөмкинлек бирде. Әйе, без барыбыз да бер корабта. "Тормыш корабы" әнә шул хакта.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса