Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тоби кушаматлы эт хуҗасының машинасын урлаган

Тоби кушаматлы эт хуҗасының машинасын урлап киткән һәм светофорда торган "тимер ат"ка бәрелгән.

АКШта Тоби кушаматлы, чихуахуа токымлы эт хуҗасының машинасы руле артына утырып, аны хәрәкәткә китергән һәм светофорда торган икенче машинага килеп бәрелгән.

Тоби бәрдергән машина хуҗасы иң элек нәрсә булганын аңыша алмаган. Аның әйтүенчә, тиз арада башында бары тик ике уй барлыкка килгән: «Я мин ычкынмын, я кечкенә чихуахуа машина урлаган». Ханым да, "карак" та әлеге юл-транспорт вакыйгасында зыян күрмәгән.
Соңрак машина янына аның хуҗасы да килеп җиткән, дип хәбәр итә lenta.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250