Әлмәт таңнары

Түләүле парковкага куймасаң - машина тәгәрмәчләреңне кисәчәкләр

Ике ир урамда калдырган машиналарның тәгәрмәчләрен тишеп, кисеп чыккан.

Җәмгысе алар 20 машинаның башына җиткән. Әгәр тәрәзәдән бер хуҗа аларны күреп, полициягә хәбәр итмәгән булса, зыян күрүчеләр тагын да күбәер иде.

Бу хәл Казанда була. Полиция хезмәткәрләре бер ирне тоткарлый. Ул исерек булган. Машина хуҗалары фикеренчә, шул рәвешле аларны түләүле парковкаларга машиналарын куйдырмакчы булалар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: