Әлмәт таңнары

“Төкереп” җавап кайтардылар (БУЛГАН ХӘЛ)

Яшь барган саен, адәм баласын төрле чирләр бимазалый башлый.

Хастаханәләргә дә, күбесенчә, безнең кебек олы яшьтәгеләр йөри. Өлкәнрәкләрнең кайберләре болай гына да шул якларны урап кайта - ак халатлы табиблар янында гына да үзләрен сау-сәламәт тоя торганнардыр.

Беркөнне үзем дә калага хастаханәгә бардым әле. Кирәкле табибның бүлмәсе ишек төбенә килеп, чират алып барып утырдым. О-о, минәйтәм, әле тиз генә кердем юк икән табиб янына. Шулай дип уйлап бетерүем булды, яныма олы гәүдәле, шәһәрчә киенгән олы яшьләрдәге абзый килеп утырды. Бүлмә тирәсендә ни табибның кабул итүе күренми, ни шәфкать туташы да юк. Бераздан гына игълан иттеләр: табиб төштән соң гына кабул итәчәк икән. Менә шушы сүзләрне ишеткәч, чиратта торучылар умарта оясына таяк тыккан шикелле гөжләп алды һәм таралыша башлады.

Ә мин исә, башкалабыздан ерак районнан килү сәбәпле, урынымда утырып калдым. Шулай ук янәшәмдәге "шәһәрчә" абзый да кузгалырга уйламады, бәлки, аның да барыр урыны юктыр дип уйлап куйдым.

Күпмедер вакыт утырганнан соң, күршем русча әйтеп куйды:
- Шушы хастаханәдә күпме еллар эшләдем, ә шулай да чиратта утырып көтәсе менә... Кайсы гына бүлмәгә барсам да, көттерәләр шул, бер дә тиз генә кабул итеп җибәрүче юк, - ди.
Минем аңа карап тыңлаганымны күргәчме, әллә үзенә сөйләшергә кеше булганга куаныпмы, өстәп куйды:
- Үз вакытында мин бу бүлмәләргә беркемнән дә рөхсәт сорап тормыйча керә идем, хәтта баш табиб бүлмәсенә дә. Кайберләре үзләре үк чакыралар иде, чөнки эшем шундый иде минем. Ә хәзер менә беркемгә дә кирәк түгелмен.
Шулай дип сүзен тәмамлады да, башын иде. Бу кыяфәттә ул бәләкәй генә яклаучысыз картка охшап калды. Күпмедер сүзсез утыргач, ул башын күтәреп миңа карады һәм кабаттан сүзне үзе белән таныштырудан башлады.
Төп Казанныкы булып, шушы хастаханәдән ерак булмаган бистәдә яши икән. Шунда ук туып үскән. Ул туган елны сугыш башланган. Әтисен бөтенләй хәтерләми, чөнки яу кырына киткән җиреннән әйләнеп кайтмаган. Әнисенә бер генә малай булып, ачлыкны күп күреп үскән. Өйгә ягарга утын юк - койма такталары күптән ягылып беткән.
Нинди генә авырлык, тормыш ачысын татымаган инде ул сугыш чоры балалары. Инде аяусыз афәт тәмамланды дигәч, сугыштан соң ике ел узгач, үпкәсе авыру сәбәпле, әнисе үлеп китә. Менә шуннан Андрей (исеме шулай иде күршемнең) балалар йортына килеп эләгә.
Анда да тормыш җиңелләрдән булмый. Әле җитмәсә, олырак яшьтәгеләр бу ябык кына чандыр малайны читкә кагалар. Андрей берничә мәртәбә үзенең туган нигезенә качып кайта. Анда кайтып та, көтеп торучысы юк бит, ишек-тәрәзәгә такта кадакланган, йорты да кыйшайган була. Качып кайтса да, күршеләре Андрейны кире балалар йортына илтеп куя торган булалар. Берничә тапкырлар шулай кабатлана.
Акрынлап булса да, малай балалар йортына ияләшә, тырышып, әйбәт укый, тыңлаучан бала булып үсә. Шуннан Совет армиясына алына. Ерак көнчыгышта дүрт ел хезмәт итеп, Казанга - туган нигезенә кайта.
Яшь, көчле, дәртле чагы - өйнең түбәләрен азрак ямаштырып яши башлый. Шуннан соң әлеге хастаханәгә килеп электр җиһазларын рәтләүче булып эшкә урнаша. Мин электрик кына дип утырмый, кем нинди йомыш кушса, барлык эшләрне дә җиренә җиткереп башкара ул.
Кулына азрак акча керә башлагач, өс-башын яңарта, чөнки әле һаман да армиядан киеп кайткан солдат киемнәреннән йөргән була. Шуннан соң төп көчен йортын төзекләндерүгә юнәлдерә.
Хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләүче Марзия белән таныша егет. Марзия да авылда авыр тормышта үскәнлектән, алар бер-берен тиз аңлыйлар. Күпмедер вакыт дус булып очрашып йөргәч, бергә кушылып, Андрейлар йортында яши башлыйлар.
Тора-бара ул йортны җиренә җиткереп - тыштан да, эчтән дә яңарталар. Гаиләләре тәртипле була аларның, бер-бер артлы ике малайлары туа.
Инде тормышлар яхшырды, балаларны үстереп, көндәлек мәшәкатьләр белән генә шөгыльләнеп яшисе дигәндә, гаиләне тетрәндереп, өйнең ишеген кара кайгы шакый. Кич белән эштән соң автобус тукталышыннан җәяүләп өенә кайтып килгәндә, Марзияны машина бәреп китә. Аңына килә алмыйча, алты көн хастаханәдә ятканнан соң, бу якты дөнья белән хушлаша хатыны. Ә аны бәрдереп киткән машинаны таба да алмыйлар.
Андрей бүтән өйләнми, ике улын ялгызы гына тәрбияләп үстерә. Малайлары тәртипле, карап торышка акыллы булып үсәләр. Олы улы еракта - пароходта балык тотып эшкәртә торган урында хезмәт куя. Ә кече улы хәрби хезмәтне кулай күрә - хәрби училищеда укып чыга. Икесе дә өйләнгән, балалары бар.
Уллары үз тормышларын корганнан соң, Андрей күп еллар берүзе яши, эшләп йөри. Башта аның янына гаиләсе белән олы улы кайтып төшә. Элеккеге эшендә акчаны күп алып эшләгән ул, әмма аракыны үз иткән. Әле үзе генә эчсә дә ярар иде, тормыш иптәше дә аңа кушылып эчә икән. Бу хәлләр Андрейның йөрәген телгәли. Олы улының ике малае тулысынча бабалары карамагына кала. Андрей һич иренми, оныкларын үз уллары кебек тәрбияли.
Эчү беркайчан да яхшыга алып бармый, Андрейның олы улы да, бик каты эчкәннән соң, күзләрен мәңгегә йома. Аны җирләгәч тә килене эчүдән туктый алмый. Андрей аны берничә тапкыр дәваланырга алып барып карый, ләкин файдасы булмый. Моннан алты ел элек, ике оныгын дуслары карамагына калдырып торып, киленне дәваланырга алып чыгып китә Андрей. Һәрчак янәшәсендә була, табибларга ничек тә ярдәмләшергә тели. Аларның һәрбер әмерен үтәп, дәвалау курсларын алар кушканча башкарырга тырыша. Менә шул гомердән бирле килененең авызына аракы алганы юк икән.
Дәваланып кайткач, килен кеше бер ир белән дуслашып китә. Күпмедер очрашып йөргәннән соң, алар Андрей йортында бергә кушылып яши башлыйлар. Кем белән генә яшәсә дә, эчмәсен генә дип тели Андрей.
Тора-бара үзенең йорты каршындагы урынны сатып алып, аларга җыйнак кына итеп йорт ясап бирә. Килене эчмичә, рәтле, тәртипле тормышта яшәсен өчен бер тиен акчасын да кызганмый ул. Оныклары исә әниләренең эчүне ташлавына сөенеп бетә алмыйлар.
Андрейның киленнең яңа ире турында "кем булса да ярый" дигәне чынга аша: төрмәдән утырып кайткан ир-ат булып чыга ул. Әмма Андрей беркайчан да аннан үткәннәре турында сорашмый.
Менә шулай киленне тәртипкә кертеп йөргәндә, Түбән Тагил шәһәрендә хәрби хезмәт вакытын тутырып, гаиләсе белән кече улы да Казанга кайтып төшә. Шунда ук фатир бирәләр аларга. Ул улының да ике малае бар.
Баштарак сизмәсә дә, соңыннан Андрей кече улының да аракы белән дуслыгын белеп ала. Оныклары өчен бик борчыла - исерек әтиләрен күреп үсәләр бит. Күпме генә әйтеп, ачуланып караса да, Андрей улын шайтан коткысыннан биздерә алмый - эчкәч айный алмыйча интегә улы. Күпме еллар хәрби хезмәт үтәгәннән соң, калган гомерен тынычлыкта балаларын үстереп, тормыш иптәше белән бер-берсен аңлап, санлап кына яшисе дә бит, юк шул.
- Мин үзем нинди генә авыр тормышта үссәм дә, аракы дигән чиргә бирешмәдем. Әниләре үлсә дә, үземчә балаларыма яхшы, дөрес тәрбия бирергә тырыштым. Укыттым, кеше булсыннар дип теләдем. Ә алар минем бу тырышлыкларыма "төкереп" җавап кайтардылар. Һаман да тормышымда тынычлык юк. Алга таба тагын ниләр күрәсем бардыр инде... - дип төгәлләде сүзен күршем.
Әллә ачылып китеп сөйләвеннән бушанып, үзенә рәхәтлек алдымы, күзендә яшәүгә ышаныч, ниндидер шатлык нурлары чагылып китте Андрейның.
Өйләдән соң эшкә килгән табиб аны, әллә танып, әллә кәгазьләре буенчамы, иң беренче итеп кабул итте. Димәк ветеран эшчене онытмаган, ихтирам итүче табиблар бөтенләй үк юк түгел әле.
Табиб яныннан чыккач, Андрей миңа кул биреп саубуллашты.
- Рәхмәт менә, ак халатлы табиб онытмаган икән бит. Анализ нәтиҗәләре дә әйбәт булып чыккан, алайса башта бик куркытканнар иде.
Мин үз чиратымда инде күпне күргән сугыш чоры баласы Андрейга озын, сау-сәламәт, борчусыз гомер теләдем. Бүтән авырлык күрмәсен, тормыш тынычлыгы насыйп булсын иде үзенә, дип күздән югалганчы артыннан карап калдым.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки