Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тиздән ураза башланачак

Мөселман календареның тугызынчы ае булган Рамазан ае якынлаша. Бу ай дәвамында мөэмин-мөселманнарга ураза тоту фарыз.

2015 елда ураза 18 июньдә башлана. Мәгълүм булганча, ураза тоту - ул тәүлекнең билгеле бер сәгатьләрендә ризыктан, судан, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып тору. Мөселманнар өчен ураза рухи чистарыну, үзең өчен иң мөһим тормыш кыйммәтләрен билгеләү мөмкинлеге дә.

Шунысы да бар, шактый өлкән яшьтәге һәм хроник авырулары булган, юлдагы яки башка сәбәпләре булган кешеләр ураза тотудан азат ителә. Әмма алар калдырган уразалары өчен һәр көнне мохтаҗ кешеләрне ризыкландырырга яки матди ярдәм күрсәтергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса