Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тиздән Әлмәттә сәүдә павильоннары сүтелә башлаячак

Шәһәр төзелеше советы әгъзалары җомга көнне үткән утырышта бертавыштан әнә шундый карарга килде.

Мәгълүм булганча, калабызны матурлау буенча максатчан эш алып барыла. Фасадлар тәртипкә китерелә, җәмәгать транспорты тукталышларындагы павильоннар заманчаларына алыштырыла. Өстәвенә быел безне зур бәйрәмнәр көтә - Әлмәт шәһәре төзелүнең 60 һәм Татарстан нефте эшкәртелә башлауның 70 еллыкларын билгеләп үтәчәкбез. Җитәкчелекнең бу вакытка шәһәрне тагын да матурларга, төзекләндерергә теләве аңлашыла. Төп игътибар иң беренче чиратта үзәк урамнарга биреләчәк. Шәһәр төзелеше советы утырышында әлегә Чехов урамы янындагы "Глория", Ленин-Җәлил урамнары чатындагы "Диана", "Драмтеатр" тукталышындагы һәм 3 нче кибет каршындагы "Евросеть", шәһәр күле тирәсендәге "Жигулевские пива", "Үзәк район шифаханәсе" тукталышындагы "Кстати", "Гадел хөкем йорты" тукталышындагы "Лилия", аннан ерак булмаган "Саклык банкы" тукталышындагы "Юлия" һәм "Булочная", "Панорама" сәүдә-күңел ачу үзәге каршындагы "Сезам", стадион янындагы сәүдә һәм Ленин-Радищев чатларындагы павильоннарны сүтү турында карар кабул ителде. "Нефтьче" Мәдәният сарае" тукталышындагы киоскларның да киләчәктә шундый язмыш көтә. "Союзпечать" киоскларын заманчаларына үзгәртү турында да сүз барды.

Шәһәрдә "сакаллы" төзелешләр дә бар әле. Төзүчеләр проспектында "Әкият" сәүдә йорты буенча бернинди алга китеш юк. Ул һаман да, ни төзелми, ни сүтелми дигәндәй, шәһәрнең йөзен бозып тора. "Булгар" күңел ачу үзәгендә дә төзелеш, реконструкция бармый. Шулай ук Совет урамындагы 186 нчы йортка янкормада да үзгәрешләр юк. Әлеге объектларның хуҗалары утырышка чакырылган булган, әмма алар килмәгән иде. Район башлыгы Мәҗит Салихов әлеге кешеләр белән бер ай эчендә очрашырга һәм бу объектлар уңаеннан конкрет карар кабул итәргә кирәклеген әйтте.

Көн кадагына куелган башка мәсьәләләргә тукталып, шуны җиткерәбез: сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл хәрби комиссариат янындагы мәйданда урнаштырылачак. Һәйкәл варианты сайлап алынды, ул 30 октябрьгә - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә кадәр төзелеп бетәргә тиеш. Мәҗит Хаҗипович Хәтер мәйданының төзекләндереләчәген, бу юнәлештә эш башлануын хәбәр итте.

"Алсу" микрорайоны да үсә. Биредә игътибар йортлар төзелешенә генә түгел, территорияне яшелләндерүгә дә бирелә. Шәһәр төзелеше советы әгъзалары Р.Галиев урамында сквер ясау турындагы тәкъдимне бик теләп хупладылар. Юбилейлар уңаеннан байтак кына җирдә "60" һәм "70" саннары формасында, Татарстан һәм Россия әләмнәре төсендә чәчәк түтәлләре, газоннар ясалачак. Кыскасы, Әлмәт төбәген төзекләндерү, матурлау, гөлбакча ясау дәвам итә. Бу эштә башка илләрнең дә тәҗрибәләре кулланыла. Шәһәр һәм районның баш архитекторы Алмас Идрисов күптән түгел генә Болгариядә булган һәм аннан кызыклы фикерләр белән кайткан.

Ирина Апачаева

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250