Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тиздән көпчәк алыштырабыз

Календарьда әле көз булса да, кышка да ерак калмый, җәмәгать. Димәк, тиздән машина йөртүчеләргә "тимер ат"ларының" көпчәкләрен кышкыларына алыштырырга кирәк, дигән сүз. ЮХИДИ хезмәткәрләренең шелтәсенә эләкмәс, ә иң мөһиме - иминлекләренә зыян китермәс өчен бу җәһәттән алар нәрсәләрне белеп торырга тиеш?

Иң элек бер күчәргә беркетелгән көпчәкләрнең зурлыгы, конструкциясе (камералы, камерасыз һ.б., моделе, эзләре) бер үк төрле булсын. Шулай ук көпчәкнең берсе - яңа, икенчесе - иске, берсе - суыкка чыдам, икенчесе чыдамсыз булмаска тиеш. Тәгәрмәч эзләренең юлга ышкылып тузу дәрәҗәсе дә аерым игътибар таләп итә. Көпчәкле транспорт чараларының техник регламенты нигезендә җиңел автомобиль шиннарындагы эзләр ким дигәндә 1,6 мм тирәнлектә уелырга тиеш булса, кышкы һәм барлык сезон өчен яраклы көпчәкләрдә бу күрсәткеч кимендә 4 мм тәшкил итәргә тиеш. Шулай да машина йөртүчеләргә иң кулай эз тирәнлегенең 8 мм булуын белеп торырга кирәк. Чокып ясалган эз тирәнлеге 6 миллиметрга калганда, тормоз юлы (тормозга баскач, машина көпчәкләренең шуып баруы) - 20 процентка, 4 миллиметр булганда - бер ярым тапкырга, ә инде 2 миллиметрга калганда бөтенләй дә 70 процентка арта бит!
Шуны бик нык истә тотарга кирәк: көпчәкләрдәге сырларның беленер-беленмәс кенә булуы автомобильнең тормоз юлын ике тапкыр арттыра. Мондый көпчәкләр "кигән" машина юлда тулысынча "йөгәнсезләнә". Моңа кышкы чорда җәйге "резина"дан файдалануны да өстәргә була. Көпчәкнең сезонга туры килмәве, бигрәк тә тайгак юлда, бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Тәгәрмәчләр имин тәгәрәсен, дисәгез, автомобилегезгә карата чиктән тыш игътибарлы һәм сак булыгыз. Юлларның хаталарны кичермәвен истә тотыгыз.
http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса