Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әтисе дипломыннан улына файда бармы?

Әти-әнисе дәрәҗәле урында эшләсә, гаиләдә уңай мохит хөкем сөрсә, бала бердәм дәүләт имтиханнарын яхшырак тапшыра икән. Безнең галимнәр шуны ачыклаган.

Мәктәптәге шартларга караганда, гаиләдәге вәзгыятьнең балага тәэсире күбрәк булуын Америка галимнәре ярты гасыр элек үк раслаган инде. Бездәге тикшерүләр исә Тимур Натюхов һәм Наталья Козинаның проектына бәйле. Алар PISA программасы буенча 72 илдә укучыларның халыкара тестларда күрсәткән белемнәрен анализлаган. Нәтиҗәдә түбәндәге фикергә килгәннәр.

Әгәр гаилә башлыкларының берсе булса да "ак яка"лы белгеч икән, бу очракта баланың тест нәтиҗәсе 30 баллга югарырак була. Хәтта өйдәге китапларның күплеге дә бу дәрәҗәдә тәэсир итә алмый. Шулай ук укучының нинди җенестән булуы да нәтиҗәне үзгәртә ала. Мәсәлән, малайлар математиканы кызларга караганда яхшырак бирә.

Россиядә гаиләдәге мөнәсәбәтләр математикадан имтихан күрсәткечләренә ничек тәэсир итә икән? Әнисенең белеме- 7 балл, ә әтисенең гыйлемлелеге исә баланың БДИ күрсәткеченә 4 балл өсти икән. Гаилә башлыкларының берсе югары квалификацияле белгеч икән, ул очракта 30 балл өстәлә. Әтиле булу 10 балл файда китерә. Өйдә китапханә булу нәтиҗәне 14 баллга арттыра. Әби-бабайлар белән бергә яшәү исә күрсәткечләрне 13 баллга киметә.

"Ватаным Татарстан"буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250