Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тиешле булмаган урында тәмәке тарткан өчен әлмәтлеләргә штраф түләргә туры киләчәк

15 ноябрьдән башлап Россиядә тәмәке тартучыларга карата җәза кулланыла башлаячак.

Административ хокук бозулар турындагы Кодекска кертелгән үзгәрешләр һәм "Реклама турында"гы федераль закон җәмәгать урыннарында тәмәке тарту һәм аны рекламалауны тыя.

Эш урыннарында, белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләре территориясендә, подъездларда, вокзал һәм аэропортларда тәмәке тарту 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр төшәчәк. Балалар мәйданчыкларында тәмәке тарту 2 меңнән алып 3 мең сумга кадәр штраф белән яный. Реклама, тәмәке тартуга чакырган физик затларга 2-3 мең сум, җитәкчеләргә 5-15 мең сум, ә юридик затларга 80 меңнән алып 150 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Аудио-, видеоматериалларда тәмәке тарту күренешләрен күрсәтү 20 меңнән алып 40 мең сум (физик затлар өчен) һәм 100-170 мең сум (юридик затлар өчен) белән бәяләнәчәк. Эш тәкъдим итүчеләр хәзер хезмәт урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы билге куярга тиеш булачак, кире очракта аларга 10нан алып 20 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Юридик затларга җәза 30-60 мең сум итеп билгеләнгән. Закон үтәлешенә полиция, метро, вокзаллар җитәкчелеге контрольлек итәчәк.

2014 елның 1 июненнән тәмәке тарту ресторан һәм барларда, тулай торакларда, поездларда, перроннарда да тыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса