Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Террор турында коткы таратучыны таптылар

Соңгы араларда республикада 18 террорчы-смертникның кырын гамәл кылачагы хакында хәбәрләр таралган иде.

Эчке эшләр министрлыгы аларның дөреслеккә туры килмәвен хәбәр итте һәм коткы таратучыларны табарга ышандырды. LifeNews.ru хәбәр итүенә караганда, аны таптылар, ул Мәскәүдә яшәүче эшмәкәр ханым булып чыккан. Валерия Т. башкаладагы уку йортларының берсендә ата-аналар комитеты рәисе дә. Ул мондый хәбәрне бер танышыннан алган һәм Whatsapp аркылы танышларына тараткан.

- Мин бу хәбәрне улым белән бергә кадет корпусында укый торган малайның әнисеннән алдым. Һәм шок кичереп, аны башкаларга да таратырга булдым. Мондый нәтиҗәләргә китерер дип уйламадым да, - ди ана. Якын арада ул полиция белән аңлашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса