Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Терминалны “алдаучылар” тотылган

Шушы көннәрдә Татарстанда мошенниклыкның яңа төре ачыкланган.

Билгесез кешеләр электрон терминалдан үзләре үк керткән акчаларны кире алу өчен махсус җайланмадан кулланганнар. Бу хәл Чаллыда була. Шикләнелүче ике кеше - Дагыстаннан 29 һәм 33 яшьлек адәмнәр «Ак мәчет» тукталышы янында җир асты кичүендә урланган акча белән тоткарланганнар. Аларның янында «модернизацияләнгән» купюралар да була. Алар шуның ярдәмендә терминалны "алдыйлар".

Ачыкланганча, кырын гамәлне кылучылар үз телефоннарына зур суммада акча салалар. Ә электрон терминаллар акча керүне исбатлагач, купюраларны кабаттан тартып алалар. Шулай итеп, алар Чаллыда 20100 сум акча урлыйлар. Берничә көн элек Чабаксарда да шундый ук юл белән алар берничә терминалны 30 мең сумнан артыкка "алдыйлар".

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гаеплеләрнең берсе үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерү барышына мошенниклар сак астына алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса