Әлмәт таңнары

Телефон югалтып, банк картасыннан акчасыз да калган

Слесарь булып эшләүче 26 яшьлек егет урамда кемдер төшереп калдырган кесә телефоны таба. Андагы адресларда һәм телефон номерларында казынып утырганда ул банк картасы шифрын күреп ала.

Аны үз телефоны белән тоташтыра. Шулай итеп Чаллы егете чит счеттан 2100 сумны үз счетына күчерә.

Реклама

Телефонын югалткан ханым банк картасыннан акчасы югалганлыгын абайлап алганнан соң полициягә мөрәҗәгать итә. Алар акча урлаучыны табалар. Егеткә карата Җинаять кодексының «Урлау» маддәсендә күздә тотылган җинаять билгеләре буенча җинаять эше ачалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: