Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Түбәтәй» Әлмәткә килеп җитәрме?

Әнә шундый исем астында тиздән Татарстан фастфуды дөнья күрәчәк. Казанда 16 июньдә «Түбәтәй» тиз туклану челтәренең беренче ноктасы ачылачак. Башкалада аларның саны ун булырга тиеш. Шуннан соң аны Әлмәттә һәм республиканың башка эре шәһәрләрендә дә ачу күздә тотыла. «Түбәтәй» - өч яшь эшмәкәрнең идеясе. Ә 20 млн сум акча белән...

Әнә шундый исем астында тиздән Татарстан фастфуды дөнья күрәчәк. Казанда 16 июньдә «Түбәтәй» тиз туклану челтәренең беренче ноктасы ачылачак.


Башкалада аларның саны ун булырга тиеш. Шуннан соң аны Әлмәттә һәм республиканың башка эре шәһәрләрендә дә ачу күздә тотыла. «Түбәтәй» - өч яшь эшмәкәрнең идеясе. Ә 20 млн сум акча белән аларга «Ядран-Ойл» ЯАҖ ярдәм иткән.

Туклану нокталары түбәтәй формасындагы мобиль киосклардан гыйбарәт булачак. Капларда һәм стаканнарда татар шагыйрьләренең шигырьләре татар һәм инглиз телләрендә басылачак. Проект татар милли ашларын, милли мәдәниятебезне күрсәтү, Татарстан җитештерүчесен күтәрү максатын күздә тота. Аның Макдональдс белән ярыша аламы-юкмы икәнен Казанда спортның су төрләре буенча чемпионат күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса