Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Түбән Мактамада очрашу

7 март Түбән Мактама бистәсе тарихы музеенда 8 Март уңаеннан "Әни - иң изге кеше" дигән очрашу-кичә узды.

Әлеге чарада Мактаманың 1 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары бистә җирлегендә яшәүче ханымнар белән очрашты. Кунаклар арасында: Сөләйманова Гүзәлия апа. 38 ел буена Миңлебай газ эшкәртү заводында лаборант булып эшләп лаеклы ялга чыккан, хезмәт ветераны. Ул 1 малай һәм 1 кыз үстергән. Икенче кунак Гыймадиева Фәйрүзә апа. Гомер буе шәфкать туташы булып эшләгән. Ул 2 бала анасы. Мосабирова Асия апа кияүгә чыгып 30 ел буена кайнана белән тату яшәгән. Балалары булмау сәбәпле, тормыш иптәше белән бер уйга килеп, бала тудыру йортыннан малай алып кайталар. Шул баланы тәрбияләп үстерәләр, аң-белем биреп, укытып олы тормыш юлына аяк бастыралар. Асия апа озак еллар Миңлебай газ эшкәртү заводында хисапчы булып эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда.

Кунаклар үзләре белән таныштырып, әниләре турында сөйләделәр, хатирәләре белән уртаклашып, балаларга матур теләкләр җиткерделәр, киңәшләр бирделәр.
Укучылар, 8 Март бүләге итеп, кунакларга шигырьләр укыды. Укытучылары Галия Наиловна мондый чараларның балалар өчен бик әһәмиятле икәнен әйтеп, балаларга биргән төпле киңәшләре өчен кунакларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса