Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Түбән Мактамада Гаилә көне узды

15 май көнне Түбән Мактама бистә тарихы музеенда Халыкара гаилә көненә багышланган "Гаилә - гомер чишмәсе" дигән очрашу-кичә узды.

Бу очрашуның төп максаты балаларга "гаилә" төшенчәсен тирәнрәк аңлату, яшьтән үк гаиләгә карата җаваплы булырга өндәү, әни-әтигә, гаиләнең башка әгъзаларына җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү.

Очрашуда Түбән Мактама Мәдәният йорты үзешчәннәре Фәнис Билданов, "Миләшкәем" ансамблендә җырлаучы Рәсимә Йосыпова, Нәзирә Газизова һәм Түбән Мактама 2 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары катнашты.
Кунаклар балаларга үзләренең күп балалы гаиләләрдә үскәннәрен, әти-әниләре, якын туганнары турында сөйләделәр. Тату, бердәм, дус гаиләң булу бик зур бәхет икәнен кабаттан исбатладылар. Бер-берең өчен җаның-тәнең белән кайгырып торасың, уңышлар өчен чын күңелдән шатланасың, барлык эшләрне бергә башкарып, бергәләшеп ял итәсең. Гаилә кадерен белгәндә генә бәхет ул. Тормышта рәхәт яшәү өчен бу бәхетне тоеп, сөенеп яшәргә кирәк.
Фәнис Билданов Илдар Юзеевның "Гашыйклар тавы" поэмасын укып китте, Рәсимә Йосыпова "Кичер мине, әнкәй, гафу ит" җырын башкарды. Бу әсәрләр аша балаларны бервакытта да әти-әниләренә авыр сүз әйтмәскә, начар эшләр белән күңелләрен төшермәскә өндәделәр. Олы тормыш юлына баскач та, әти-әниләр кирәк икән шул. Без аларга гомер буе бурычлы.
Нәзирә Газизова үзенең әти-әнисен искә алып, авыр выкытларда бердәм булып үскән 11 бертуганы: апасы, сеңелләре, энеләре турында горурланып сөйләде. Гаилә, туганлык төшенчәләре мәңгелек. Гаилә - тормыш терәге. Биредә иң якын, иң кадерле, ни генә булмасын, һәрчак ярдәм кулын сузучы кешеләребез урын ала. Шуларның кадерен белеп яшәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса