Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Түбән Мактамада «Экологик белем көне»

Түбән Мактама бистәсенең өлкәннәр китапханәсе "Экологик белем көне" акциясе уздырды.

Бистәдә яшәүчеләр, мәктәп укучылары макулатура һәм куллануда булган батарейкалар ташыды. «МУСОРАБОЛЬШЕНЕТ» акциясе барышында «Родничок» яшүсмерләр клубы волонтерлары белән берлектә якын-тирәдәге биләмәләр чүп-чардан арындырылды. Фойеда «Экологик зарисовкалар» дип аталган фотоларны элү күргәзмәсе эшләде. Китапханәгә йөрүчеләр табигать турында кызыклы кадрлар сурәтләнгән фоторәсемнәрен алып килде. Бигрәк тә Түбән Мактама 2 нче урта мәктәбеннән 11 нче сыйныф укучысы Алсу Гарифуллинаның эшләре һәркемгә ошады. Уку залында «Экологик калейдоскоп» күргәзмәсе кысаларында табигый материалдан эшләнмәләр урын алган иде. Фирзания Хәмидуллинаның күңел җылысын биреп эшләнгән «Тылсымлы велосипед» һәм «Фуксияләр» чигеше грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Биология укытучысы Зөлфия Хәйбуллина җитәкчелегендә бер төркем балалар «Орлыктан - агач» акциясе кысаларында нарат, чыршы орлыклары утыртты. Ә икенче төркем Түбән Мактама поликлиникасы табиб-педиатры Роза Бариеваның «Һәр яшел үсенте - сәламәтлеккә өстәмә» дигән темага консультациясен йотлыгып тыңлады. Ул дару үләннәре турында сөйләп кенә калмыйча, тәмле һәм сихәтле фиточәй әзерләү серләре белән дә уртаклашты. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга төпле җаваплар ала алдылар.

Чара ахырында «ЯЗ» Татарстан төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы рәисе урынбасары Светлана Смирновага сүз бирелде. Ул әлеге оешманың ниләр белән шөгыльләнүе, киләчәккә планнары турында сөйләде һәм алга таба да хезмәттәшлек итүгә ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса