Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Түбән Мактама кешесе идән астында “даруханә” булдырган

Пенсияне хөкүмәт ял итәр өчен бирсә дә, хезмәт белән яшәргә күнеккәннәр картлык көннәрендә дә тик тора алмый. Авыл кешесе мал-туарын, кош-кортын тота, шәһәрнекеләр дә бакча карау белән мавыга.

Түбән Мактамада гомер кичерүче Михаил Смелов та пенсиягә чыккач, куяннар һәм бытбылдык кошларын үрчетә башлаган.

"Иң яхшы куяннар - миндә!"

Михаил Смелов гомерен газ табуга багышлаган кеше. 20 ел буе Себердәге Ямбургск шәһәренә вахта ысулы белән йөреп эшләгән. Хезмәт ветераны, газ сәнәгатенең мактаулы остасы. Инде 60 яше белән барса да, әле һаман көр күңелле, эшкә нык. Аны мактамалылар күбрәк куян асраучы дип белә. Чөнки күп еллар буена озынколакларны асрау белән ныклап шөгыльләнгән.

Балачактан җәнлекләргә, кош-кортка хирыс булганга, сараенда 20-30 баш куян тоткан. Әмма пенсиягә чыгып, эшсез ятмас өчен ныклап куяннар үрчетергә уйлаган. Моннан 7-8 ел элек якын тирәдә куян тотучы иң эре кәсепче саналган ул. Йорт җәнлекләре саны хәтта 700 башка кадәр җиткән!

Фландер һәм соры великан токымлы куяннарны Түбән Камадан ук килеп ала торган булганнар. Затлы бер ресторанны тулысынча куян ите белән дә тәэмин итеп торган ул. Бер җәйгә генә дә 480 килограмм ит үзләштергән, бу якынча 120 ләп куян дигән сүз.

Ата куяннарны Михаил Павлович Самара, Свердловск һәм Чиләбе якларыннан алып кайткан. Шулардан үзе дә соңрак итле токымлы куяннар үрчеткән. - Карабаш, Әлмәт, Лениногорскидан килеп, токым үрчетер өчен минем ата куяннарны алып китәләр иде. Хәзер бөтен якын-тирәдә минем токымнар үрчеп ята! - ди Михаил Павлович ниндидер эчке бер горурлык белән. Хәзер инде куяннар санын киметкән, җәмгысе 30 лап кына эре токымлы куян тота.

Даруны да алыштыра!

Себердәге авыр хезмәте сәламәтлегендә үзен сиздерә - 50 яшьтән соң Михаил Смелов урын өстенә егыла. Мәскәү хәрби госпиталендә йөрәгенә катлаулы операция кичергәннән соң, ул үз организмында төрле экспериментлар уздыра, сәламәт яшәү рәвеше алып бара башлый. Табиблар кушкан бер уч даруларны эчмичә генә, ничек картлык көннәрен уздырырга дип бик еш уйлана? Тәҗрибә рәвешендә бер җәйдә сараена 50 данә бытбылдык алып кайта. Япониядә бытбылдык йомыркаларын балаларга юкка гына ашатмыйлардыр дип иртә белән ач карынга 4-5 йомырка эчеп куярга күнегә. Сәламәтлеге күзгә карап ныгый башлагач, бытбылдыкның файдасына төшенә.

- Чи килеш бытбылдык йомыркаларын эчү тулысы белән мин эчкән даруларны алыштыра! Менә өч еллап мин бер генә даруны да авызга капканым юк. Бытбылдык - үзе бер даруханә ул, - дип Михаил абый үз кәсебенең серләре белән уртаклаша. - Кошның йомырка кабыгы нибары 27 миллиметр гына. Бер генә дару да әлеге кабык кебек организмда тулысы белән эшкәртелми. Кич белән пешкән йомырканы кабыгы белән бергә ашыйм. Кышларын грипп белән авырганымны белмим дә. Япониядә туган балага ике ай булу белән чи йомырка эчертә башлыйлар. Мәктәптә дә укучыларга бытбылдык йомыркасы бирү мәҗбүри санала. Хәтта радиацияне дә күпмедер дәрәҗәдә киметә бу кошчык. Шуңа хәзер ул илдә сәламәт буын үсеп килә, бытбылдыкның монда өлеше зур.

Кошның тулы бер даруханәне алыштыра алганын белгәч, Михаил абый тормыш иптәше Тамара апа белән кошларны ныклап үрчетергә уйлый. Узган ел Чаллыга барып 1000 гә якын яшь бытбылдык һәм 20 ләп читлек алып кайта, йортларындагы идән астын сарай итеп төзи. Бүген биредә 1200 ләп бытбылдык яши. Инкубатор ярдәмендә яшь бытбылдыкларны Михаил Павлович үзе үрчетә. 17 көннән инкубатордагы йомыркалардан яшь чебиләр чыга, 45-50 көн дигәндә алар инде тулы кош кебек үзләре дә йомырка сала башлыйлар икән. Ике айдан бу яшь кошларны суеп ашасаң да ярый.

- Мин бытбылдык кадәр шулай тиз җитешә торган бер генә кош-кортны да белмим. Техас һәм фараон токымлы бытбылдыклар елына 260 йомырка сала, түшкә авырлыклары 300 граммга җитә, ә япон токымлылары алардан бәләкәй - 120 грамм гына. Аның каравы, елына 365 йомырка бирәләр, ягъни көн саен салалар. Бытбылдык түшкәләре затлы ит санала. Аны да бик тиз сатып бетерәм. Гомумән, әгәр ныклап тотынсаң, бытбылдык яхшы керем китерә ала. Мин аны алтын кошчык дип саныйм. Аның белән шөгыльләнүчеләр бик аз бездә, бытбылдык йомыркасы базарда 5-10 % та юк.

Файдасы да, кереме дә күп

Бытбылдыкны тәрбияләве әллә ни мәшәкатьле эш түгел. Тән температурасы югары - 42 градус булганга, яшәгән урыннарына хәтта җылыткыч та куярга кирәкми. Бүлмәдәге температура үзеннән-үзе аларга яраклаша. Бары үтәли җил генә кошларга ярамый. Көненә 17 сәгать эңгер-меңгерле көн яктылыгы кирәк булса, калган вакытларында кошлар дөм караңгыда булырга тиеш. Дөрес, терлек азыгы гына кыйммәт, ашау ягыннан да бытбылдыклар нәзберек - бодай, арпа, борчак, акбур, төрле витаминнар кушылган билгеле бер азык кына ашыйлар. Режимнарын аз гына үзгәртсәң дә, кошлар аны йомыркаларында сиздерә, хәтта салмый да башлыйлар икән. Бытбылдыкның тагын бер зур уңайлы ягы - әлеге кош бернинди авырулар белән дә авырмый. Йомырканың саклану вакыты да зур - ике айга кадәр.

Михаил Павловичның хәзер үз клиентлары барлыкка килгән. Тәүлегенә кошлар 500 йомырка салалар, мизгел эчендә ул аларны сатып бетерә. Бигрәк тә спортчылар йомыркаларны күпләп ала икән. Кәсепченең бөтен күрше-күләннәре, туган-тумачалары инде күптәннән бытбылдык йомыркаларына күчкән. Хуҗа алтын кошларга аерым мәйдан булдырып, якын киләчәктә 60-70 мең кош үрчетергә, Әлмәт районында бытбылдык җитештерү буенча эре оешма төзергә нияте дә бар.

- Уңган кеше кулына туфрак учласа да алтын итә, дигән әйтем бар. Яшьләр хәзер ялкау, әзергә-мәзер яшәргә күнеккән. Әмма башын һәм кулын эшләткән кешегә шулкадәр күп мөмкинлекләр бар. Иренмәскә, тырышырга гына кирәк! - ди Михаил Смелов. Хак сүзләр. Үзе әнә нинди тырыш! Ел саен күркә, бройлерлар ала, матурлыкларына сокланыр өчен брама токымлы тавыклар да асрый икән әле. Кыскасы, булган, хезмәттән ямь табып яши торган гаилә алар.

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса