Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Исерек килеш руль артына утырган түбәнкамалы машинасы белән баланы таптаткан

Хәзерге вакытта зыян күрүче хастаханәдә

24 февральдә Кичә Түбән Кама шәһәренең Тукай урамында 1986 елгы "Лада Приора" автомобилен йөртүче 1986 елгы ир-егет, исерек килеш машина белән идарә итү сәбәпле, полиция хезмәткәренең туктарга кушуына колак салмаган һәм анасы белән тротуардан баручы 2009 елгы җәяүлене бәрдергән. Баланы Түбән Кама районы үзәк хастаханәсенә алып киткәннәр.

Соңгы тәүлектә Татарстан территориясендә исерек килеш руль артына утыруның 42, тыючы юл билгеләрен кире кагып, каршы як юлга чыгуның 73, махсус җиһазлардан башка балаларны машинада йөртүнең 65, куркынычсызлык каешларын эләктермәүнең 489 очрагы ачыкланып теркәлгән.

Бу айның 24 көнендә Татарстан территориясендәге юлларда кешеләргә бәла-каза китергән 214 транспорт һәлакәте булып, аларда 33 кеше үлгән, 254е җәрәхәтләнгән.
Шул исәптән Казанда 5 кешенең гомере өзелгән, 84е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләренә дучар булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250