Түбәдән төшкән кар II группа инвалидны үтергән
Фаҗига Яшел Үзәннең Дзержинский урамында 138 йорты янында була. Өлкән абый кызына кунакка барырга дип чыга.
Агач сарайның түбәсеннән бозлы өемнәре төшкәнне абайламый кала ул. Авыр кар өеме төшеп имгәнгән инвалидга вакыйга урнына килгән медиклар да ярдәм итә алмый. Фаҗигале үлгән кешенең Яшел Үзәннән икәне мәгълүм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа