Әлмәт таңнары

Тайсуган авылында бер кешене күмү, икенчесен үтерү белән төгәлләнә

Әлмәт полициясенең дежур частена Тайсуган авылында кеше үтерелүе турында хәбәр килеп ирешә.

Вакыйга булган урынга барган хокук сакчылары пычак белән җәрәхәтләнгән ир-егет гәүдәсенә тап булалар.

Реклама

Тикшерү эше шуны күрсәтә: әлеге ир-атның якыннары 40 яшьлек туганнарын күмәргә килгән булып чыгалар. Туганнар көн дәвамында күмү хәстәре белән йөриләр. Кичен бакый дөньяга китүченең йортына бертуганының улы да килә. Өстәл артында утырган вакытта әлеге егет, таныш кызын яклашып, килгән кунакларның берсе белән сүзгә килә. Башта ир-атлар бер-берсен мыскылласалар, соңрак исә сугыша ук башлыйлар. Ул да булмый, кунак кеше егеткә пычак кадый. Алынган ярадан ул вакыйга булган урында ук вафат була. Җинаятьче Мактама полициясе хезмәткәрләре тарафыннан кайнар эздән тоткарлана. Ул караклык өчен өч тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган адәм булып чыга. Тикшерү эше дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: